"Күк бүре"нең рәис урынбасары Фаил Алсынов Башкортстан конституциясе турында

Your browser doesn’t support HTML5

Башкорт яшьләренең "Күк бүре" оешмасы 24 декабрьдә билгеләнәчәк Башкортстан Конституциясе көне уңаеннан пикет уздырып 1993 елгы конституцияне кайтаруны таләп итте. Оешма рәисе урынбасары Фаил Алсынов: "Без ел саен Башкортстан конституциясен яклап чыгабыз. Мөстәкыйльлекне алдылар, Конституция мәхкәмәсе республиканың конституция төзелешен якламый, президент башлык дип атала башлады. Без моңа риза түгел.1993 елгы конституцияне кайтаруны таләп итәбез", дип чыгыш ясады.