Азимовка ияреп: 2064 елда безне ни көтә?

Айзек Азимов (Isaac Asimov) (1920-1992)

Бу көннәрдә белгечләр 2014 елга фаразлар кылып мәш килгәндә, Азатлык 50 ел алга күз салып карарга булды.
Мәшһүр язучы-фантаст Айзек Азимов (Isaac Asimov) 1964 елда Нью-Йоркта электр җиһазлары ярминкәсен барып күргәннән соң, үзенә "тагын 50 елдан дөнья нинди булачак?" дигән сорау куя һәм шуңа җавап рәвешендә "2014 ел дөнья ярминкәсенә сәфәр" дигән әсәрен яза.

Азимовның кайбер фаразлары – мисал өчен, чыбыксыз җиһазлар, 3D фильмнар, видеотелефоннар инде тормышка ашты, кайберләре – әйтик, җир астындагы шәһәрләр, бакчачы роботлар, оча торган машиналар әлегә хыялда кала.

2014 ел башында Азатлык, Азимовка ияреп, 2064 елда тормышның нинди булачагын фаразлап карарга булды. Тагын 50 елдан безне ни көтә, дигән сорауны без британ инженеры һәм футуролог Ян Пирсонга бирдек.

МЕГАШӘҺӘРЛӘР

Азимов, Җир йөзендә халык саны бик тиз арту сәбәпле, 2014 елда кешеләр җир астында һәм су астындагы шәһәрләрдә яшәячәк, җир өсте нигездә игенчелек һәм терлекчелек өчен кулланылачак, дип фаразлаган.

Пирсон фикеренчә, халык саны арту нәтиҗәсендә 50 миллионлы "мегашәһәрләр" калкып чыгачак, ләкин алар башка юнәлештә үсәчәк – өскә таба:

"Бу шәһәрләрдә бик биек, бәлки километрларча биек биналар төзеләчәк. Бүген андый биналар төзерлек ныклы материаллар юк, ләкин 2050-2060 елларга графен кебек карбон нигезле бик ныклы һәм арзан материаллар барлыкка киләчәк, менә алардан биек-биек биналар төзеп булачак."

ДИГИТАЛ ЗӘРКӘН

Азимов, 2014 елда гаджетлар кешене йорт эшеннән азат итәчәк, аш пешерүдә ярдәм итәчәк, йомырка әрчеп, ит кыздырып бирәчәк, дип фаразлаган.

Чынбарлыкта 2014 елда гаджет сүзе башка мәгънәдә кулланыла – кухня түгел, коммуникация өчен. Бу җайланмаларның функцияләре арта бара, ә зурлыгы – киресенчә, кими.

"Алка зурлыгында җиһаз эченә бүген чиксез күләмдә IT урнаштырып була. IT сыйфатлы бизәнү әйберләре чыгачак. Процессор – колак йә борынга эленә. Экран – күзлек йә контакт линзада. Бармак хәрәкәтен сизүче виртуаль төймәсар. Гаджетларның инде кирәге юк. Алар урынына дигитал зәркән килә."

РОБОТЛАР

Азимов – "Мин, робот" китабы авторы, роботларның файдалы яклары белән бергә куркыныч якларын да күргән. Язучы иң беренчеләрдән булып фәһем иңдерелгән роботларның кешеләргә зыян китерә алуы турында кисәткән.

Шәкли фәһем өлкәсендә соңгы казанышлар һәм роботларның аяк-кулларын ясауда кулланылган яңа материаллар аркасында бу тармак аеруча алга китте. Пирсон сүзләренчә, киләчәктә роботлар тагы да катлаулырак һәм “акыллырак” булачак:

Ян Пирсон, инженер һәм футуролог

"Бу инде элекке фантастика фильмнарындагы тимердән ясалган, күп санлы электр чыбыклары, тәгәрмәчләрдән җыелган роботлар түгел, ә берәр пластик скелетка полимер гель белән берктелгән өлешләр булачак. Көчле санаклар Болыт аша (сүз Cloud computing дип аталган яңа технология турында бара – a.g.) үзара бәйләнә. Ягъни, роботлар “акыллы” булырга тиеш дигән фикер инде искерде. Алар каядыр челтәрләрдә урнашкан Гомум Акылның соңгы өлешләре генә булачак. 2064 елда безнең тирәдә бик катлаулы андроидлар һәм башка төрле роботлар йөгереп йөриячәк."

ЭНЕРГИЯ

Азимов, 2014 елда сынау рәвешендә беренче термик төш станцияләр, Аризона йә Казакъстан чүлләрендә зур мәйданлы кояш станцияләре төзеләчәк, дип фаразлаган.

Әлегә алар юк, ләкин Пирсон сүзләренчә, бу ике чыганак 2064 елда энергиянең төп чыганаклары булачак. Җир асты ягулыгы урынына арзан һәм яңартыла торган энергия киләчәк.

"2064 елда безнең инде уңышлы эшли торган термик төш реакторлар булачак, моның ихтималы бик зур. Моннан тыш, берничә техник мәсьәлә чишелсә, кояш энергиясен куллану җир астыннан нефть суыртуга караганда күпкә арзанга төшәчәк. Табылган ятмаларның күбесе җир астында ятып калачак, чөнки ул нефтьне өскә чыгару башка ысуллар белән чагыштырганда күпкә кыйммәтрәк булачак."

ТРАНСПОРТ

Азимов, 2014 елда дөнья ярминкәсендә төп казанышларның берсе – җир өстеннән бер метр биеклектә бер-берсенә бәрелмичә очып йөрүче роботлашкан машиналар булачак, дип фаразлаган.

Оча торган машиналар – футурологларга иң еш бирелгән сорауларның берсе, дип көрсенә Пирсон. Аның фикеренчә, 2064 елда кешеләр нигездә электрон машиналар кулланачак, ләкин алар очып түгел, җир өстендә йөриячәк:

"Машина очыруның мәгънәсен дә күрмим, моның кирәге дә юк. Электрон машиналарга күчсәк, алар бер-берсеннән берничә сантиметр, хәтта миллиметр арада йөри ала. Андый технология белән урамнарга бүгенге көн белән чагыштырганда 75 тапкыр күбрәк машина сыйдырып була."

СУГЫШ

Азимов үзенең әсәрендә киләчәк сугышларны тикшереп тормаган, "термик төш сугыш була калса, киләчәкне тикшерүнең мәгънәсе юк" дигән үткен сүзләр белән чикләнгән.

Бу фикер белән Пирсон да килешә, Якын Көнчыгыш йә Азиядә дөнья сугышы башлану, яисә Көнбатышта уңчылар белән сулчылар арасында ватандашлар сугышы кабыну ихтималын кире какмый. Технология үсешен искә алганда, киләчәк сугышлар тагы да дәһшәтлерәк булачак, ди белгеч:

"Безнең инде болай да химик корал, атом корал, биологик корал кебек яман нәрсәләр җитәрлек. Хәзер нанотехнология кулланып яңа төр кораллар ясала. Алар ярдәмендә кешеләрне 'сүтеп ташларга', бер соры лайлага әйләндереп калдырырга була."

Фотогалерея: 1899 елда француз рәссамнары XXI гасырда дөньяның нинди булачагын фаразлаган

XIX гасыр француз рәссамнары киләчәкне сурәтли


КҮҢЕЛ АЧУ

Азимов, 2014 елда кешеләр өч сәгать чиратлар торып 3D фильмнар караячак, дип фаразлаган.

Пирсон фикеренчә, кешеләр башка кешеләр белән һәрвакыт кызыксыначак, кино, театр, концерт кебек чаралар 2064 елда да калачак, ләкин кайбер үзгәрешләр дә булачак:

"Иманым камил, кешеләр 2064 елда да музыка тыңлаячак. Ләкин тыңлау ысуллары үзгәрә. Музыка сезнең башыгызда үзеннән үзе уйный башлаячак! Ничек икәнен үзегез дә белмәячәксез һәм белергә дә теләмәячәксез. Уйнасын гына.

2064 елда күңел ачуның яңа төре барлыкка киләчәк – үз төшләреңне башкаларныкына бәйләү. Моны күпмедер дәрәҗәдә хәзер дә эшләп була – кеше фикерен укып. 2064 елда бу инде искергән технология булачак. Сез төшегезне алып турыдан-туры күз алдына, баш миенә, ә тавышларны колакка куя алачаксыз, һәм үз төшләрегезне башкаларныкына бәйли алачаксыз."

ҖЕНЕСЛӘР

Азимов үзенең әсәрендә җенесләр һәм җенесара мөнәсәбәтләр мәсьәләсен тикшермәгән.

Пирсон фикеренчә, һормональ терапия, генетик үзгәртүләр, махсус операцияләр нәтиҗәсендә ир-ат һәм хатын-кыз төшенчәләре кискен үзгәрәчәк:

"Җенесара мөнәсәбәтләрдә яңа чор башланачак, үзеңә теләгән җенес сайлап алу мөмкинлеге туачак. Ир-ат йә хатын-кыз гына түгел. Бу ике җенес арасында инде бүген үк чикләр җуела бара. Алардан тыш тагын яңа җенесләр уйлап чыгарылачак. Мәхәббәтнең дә яңа төрләре туачак, андый мәхәббәттә ике генә түгел, өч йә дүрт җенес катнаша алачак."

САЙЛАУ ГАЗАБЫ

Азимов, 2014 елда психология медицинаның төп тармагына әйләнәчәк, бар нәрсә автоматлашып беткәннән соң кешелек пошыну чиренә сабышачак, дип фаразлаган.

Пирсон, киресенчә, автоматлаштыру кешене кара эштән коткара, нәтиҗәдә иҗатка вакыт күбрәк кала дип саный. Ләкин кешеләр барыбер зарлану өчен сәбәп табачак, ди ул:

"Киләчәктә эшләү – нигездә уртак хезмәт, үзара аралашып эшләү булачак. Кешеләр моны ярата, бу яктан пошыну булмас. Ләкин кешеләр шатлыкка чумганда да газап эзләргә ярата. Алдынгы технология искиткеч мөмкинлекләр ачуга карамастан, кешеләр тормыштан барын да алып бетерә алмаганнары өчен кайгыга батачак. Бу инде хәзер дә шулай – кешеләр бүген үк сайлау газабыннан интегә."

ҮЛЕМСЕЗЛЕК

Азимов, демографик шартлау – киләчәктә Җирдә иң зур проблемнарның берсе булачак, технология үсеше аркасында кешеләр тагы да озаграк яшәячәк, дип дөрес фаразлаган.

Ләкин хәтта ул да “мәңгелек тормыш” дигән нәрсәне күз алдына китерә алмаган. Пирсон исә моны “электрон үлемсезлек” дип атый – кешенең бәдәне үләргә мөмкин, әмма зиһене яшәвен дәвам итәчәк, ниндидер ясалма бәдәннәргә тоташып, яисә гаять зур санак челтәренең бер өлеше буларак:

“2050 еллар тирәсенә без шул дәрәҗәгә җитәчәкбез ки – кешенең фикерләү гамәле 90 процентка аның баш миеннән читтә башкарылачак. 2060 елда сезне машина таптаса – зур фаҗига түгел, чөнки зиһенегез нигездә челтәрдә яши. Якындагы андроид кибетеннән бер андроид сатып алып, зиһенегезне шуңа саласыз да, берни булмагандай яшәвегезне дәвам итәсез. Бу үзенә күрә “электрон үлемсезлек” бирә. Зиһенегезнең хәтта берничә өлгесен ясый аласыз. Аларның берсе башыгызда булса, калганнары челтәрдә яши ала. Бу дәрәҗәгә җиткәч, кешелекнең киләчәге тулаем үзгәрәчәк.”