17 гыйнварда Татарстан баш архив идарәсе еллык эшенә нәтиҗә ясый. Идарә башлыгы Данил Ибраһимов архивларның татар тарихына багышланган документларны туплау эшен дәвам итәчәген әйтә.
Гыйнвар ахырында Казанда Япониядәге татарлар тормышына багышланган чара үтәчәк. Бу чара вакытында андагы татар тормышына кагылышлы документларны Татарстанга алдыру турында да сүз булачак.
"Япониядә безнең татар эмигрантлары үзләренең татарча газетларын чыгарган. Гыйнвар ахырында Япониядән галимнәр киләчәк. Алар белән без башта Мәскәүдә, ә аннан соң Казанда очрашып, татар эмигрантларына, аларның эшчәнлегенә һәм аларның документларын кайтаруга багышланган семинар үткәрәчәкбез", диде Ибраһимов.
Архив идарәсе Беренче дөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккән татарларның документларын, алар башкарган әсәрләрне Германиядән Татарстанга алдыру өчен дә эш башлаган.
Ибраһимов сүзләренчә, Төркия архивчылары белән хезмәттәшлек аеруча нәтиҗәле: 1995 елдан бирле Татарстанга Төркиядән татар халкы тарихына караган биш йөздән артык XV-XX гасыр документларының копияләре кайтарылган. Бу документлар нигезендә ике документаль җыентык басылган.
"Хәзер дә Төркия архивчылары белән аралашып торабыз. Узган ел без Төркиянең Казандагы консулы Сабри Тунч Ангылы әфәнде белән очраштык, Татарстан һәм Төркия архивчыларының хезмәттәшлеген тагын да үстерү юллары турында сөйләштек, конкрет чаралар билгеләдек. Шуларның берсе – ике якны да кызыксындырган темалар буенча документаль җыентыклар әзерләү һәм бастырып чыгару", ди Ибраһимов.
Соңгы елларда архив идарәсе Иран белән дә элемтәләрне ныгыта. "Иранның милли архивында һәм милли китапханәсендә булып безнең Алтын Урда чорына кагылган документларның күбесен алып кайттык инде. Бу документлар нигезендә электрон журнал чыгарырга уйлыйбыз. Иран галимнәре безнең татар тарихына кагылышлы документларны өйрәнеп җибәрәчәк, без исә үз чиратыбызда, бездәге Иран тарихына мөнәсәбәтле документларны өйрәнеп бу электрон журналда бастырырга уйлыйбыз. Күптән түгел генә "Казанда Иранны өйрәнү" ("Иранистика в Казани") дигән җыентык чыгардык", ди Ибраһимов.
Архив идарәсе Казакъстан, Кыргызстан, Польша, Болгарстан архивчылары белән дә элемтәләр урнаштырган.
2014 елда да архив идарәсе татар тарихына, аның иҗатына багышланган аудио язмаларны цифрлаштыру эшен дә дәвам итәчәк. "Безнең радио-телевидениедә сакланган 40 меңгә якын язманы цифрлаштырдык инде. Анда татар халык җырлары да, классик әсәрләр дә бар. Бу җәүһәрләрне саклап калу өстендә без күп кенә эш башкарабыз", ди Ибраһимов.
Аның сүзләренчә, чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендә сакланган татар халкы тарихына кагылган документларны Татарстанга кайтару һәм аларны Милли архивта туплау өчен бик күп еллардан бирле башкарылып килә торган эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
Баш архив идарәсе карамагында Милли архив, Тарихи-сәяси документлар архивы, Эш-хезмәт документлары архивы, Татарстанның аудиовизуаль документлары архивы, Матбугат архивы эшли. Һәр архив махсус юнәлеш буенча документларны барлый, туплый һәм файдаланучыларга җиткерә.