"Әгәр бездә Универсиада, Олимпиада кебек зур чаралар оештырыла икән – утырта башлыйлар. Без инде моны белеп торабыз, бу юлы кемне утыртырлар икән дип тетрәнеп көтәбез. Исегездә булса, Казанның мең еллыгына террор акты оештырырга теләгәннәр дип ун-унбиш кешене утырттылар. Алар һаман да утыралар. Аларны ничек газаплаганнарын мин шәхсән үзем беләм, алар миңа хатлар язды. Бу газаплаулар инде ул вакытта ук бар иде.
Әле дә утыручы, алты бала атасы, мөселман Илһам Гомәров миңа ун ел элек аны җиде көн ашатмыйча, эчертмичә тотулары, ток белән газаплаулары хакында язды. Ул бәдрәфтән су эчәргә мәҗбүр булган, резин таяк белән башын кыйнаганнар, башында свастика корганнар, сакалын кискәннәр. Шулай ук ун ел элек Илмир Шәйдуллин язды. Аны да шулай ук җәберләгәннәр, кыйнаганнар, көчләү турында алар оялды язарга, әмма барысы да булды. Кызганычка каршы бу инде бездә традиция”, диде Фәүзия Бәйрәмова.
Фәүзия Бәйрамова чиркәүләрне яндыру мәсьәләсендә бу мөселман егетләренең махсус сайлануын да әйтеп узды: “Бездә, Татарстанда, МВД да, ФСБ да, прокуратура, мәхкәмәләр дә – барысы да кешегә каршы. Миңа Татарстан җитәкчеләренең үзләренең дә бу егетләрнең яндыручы булуларына ышанып җитмәүләре хакында әйттеләр. Әмма Татарстан җитәкчеләре дилемма алдында калды: барысын да үзләре яндыручы, оештыручы Мәскәү әкиятенә ышанырагамы, әллә Мәскәүгә каршы барыргамы? Алар Мәскәүгә каршы бармады.
Әгәр игътибар итсәгез, яндыруда гаепләнүче егетләрнең барысының да үткәннәре җинаять белән бәйле. Әйтерсең лә махсус сайлаганнар, ә бәлки чыннан да шулай? Монда дөреслектә ничек булган: аларны өйрәнгәннәр, сайлап алганнар. Ни өчен бу болай эшләнелгән: халык алар ягында булмасын өчен. Беренче тапкыр бу мөселманнарның үткәне җинаять белән бәйле икәнне, диния нәзарәтеннән Рөстәм Батров игътибарга алды. Анда бит мөселманнар түгел, бандитлар утыра, диде.
Алмаз Нургалиев гаризасы
Беренче сорау: әгәр дә кешенең үткәне җинаять белә бәйле икән, аны кыйнарга, газапларга, җенси органнарын кисәргә ярыймени? Ярамый моны эшләргә! Икенче сорау: әгәр дә кешенең үткәне җинаять белән бәйле икән аны якларга ярамыймыни? Өченчесе, әгәр дә кешенең үткәне җинаять белә бәйле булса, аның мөселман булырга, исламга килергә, намаз укырга хокукы юкмыни? Мин гомер буе Татарстанда яшәдем, Югары шура депутаты идем һәм шуны төгәл беләм: Мәскәү системы да, Казан системы да бу егетләргә каршы эшли. Бездә мөселманнарга каршы дәүләт терроры бара. Бу бит инде XXI гасыр. Миңа “безнең Татарстан төрмәләрендә җенси органнарны кисәләр”, дип әйтүе оят. Моны хәтта хайваннар да эшләми”, дип сөйләде Фәүзия Бәйрамова.
Кыерсытылган мөселманнарны яклаучы адвокатлар берсүздән дәүләт органнары тарафынан каршылыклар күп булуы әйттеләр. Боларга өстәп Михаил Мартьянов адвокаты Руслан Гарифуллин Татарстан диния нәзарәтенең әхлак ягына игътибарны юнәлтте. Алар дини карашларны сер итеп тоту (тайна вероисповедания) турындагы федераль канунны бозып, ябылуда булучыларга карата "чит агымнарга карыйлар" кебек шәхси фикерләрен өстәп, аларга каршы мәгълүмат биргәннәр, ди ул.
Гарифуллин хокук сакчылары басымы астында Мартьяновның туганнары яллаган адвокаттан баш тарту турында гариза язуын да җиткерде.
Your browser doesn’t support HTML5
"Диния нәзарәте федераль канунны боза"
Айрат Ситдиковны яклаучы Сергей Суржиков, алдан сөйләгән адвокатның сүзләренә өстәп, ябылуда булучы егетләрдән гаепләрен танытып, эшне тизрәк йоммакчы булалар дип саный. Килешү нигезендә эшләүче адвокатларны ябылу урыннарына кертмәү мөселман егетләренә каршы дәлилләрнең булмавын күрсәтә, ди Суржиков. Аның фикеренчә, дәүләтнең тикшерү, җинаять эшен ачыклау органнары гаделсез юллар белән эш алып бара, алар үз һөнәрләренең асылын белмәүләрен күрсәтәләр. Адвокатлар да, гаепләүче як та ярышып, бер-берсенә комачау итмичә дәлилләр җыярга тиеш. Ә монда гаепле саналучыны качырып тоталар, янына кертмиләр. Имеш, яклаучысы аның сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин.
Ни өчен чиркәү яндыручыларны мөселманнар арасыннан эзлиләр, башка диннәр дә бар бит, нигә аларны да тикшермиләр, ди хокук ялкаучы Әлмирә Жукова. Әлеге сорау ачык калды.
Владимир Рубашный: "Татарстан төрмәләрендә газаплаулар гел булды"
Татарстанның элекке Җәмәгать комиссиясе вәкиле, психолог Владимир Рубашный вакытлыча иректән мәхрүм итү урыннарында (изоляторлар) җәза-газапларның бервакытта да бетмәвен, алтынчы бүлекнең (шестой отдел) кулга алынучыларны сәламәтлекләренә зыян сала бирүен әйтте. Хәзер кулга алынган мөселманнарга намаз уку бүлмәләрен бетерә башлаганнар, Рубашный сүзләренчә, Татарстанда ислам динендә булган, ирегеннән мәхрүм ителгән кешеләргә мөнәсәбәт начарайган, сакал үстерә алмаслык дәрәҗәгә җиткәннәр.
Your browser doesn’t support HTML5
Владимир Рубашный: "Төрмәләрдә газаплаулар тукталмый"