Җәмилев Кырым сепаратизмы өчен җавапка тартырга чакыра

Мостафа Җәмилев Украина Югары Радасында чыгыш ясый

Украина Югары Радасында чыгыш ясаган Мостафа Җәмилев Кырым Югары Радасы рәисе Константиновны, Кырым премьеры Могилевны сепаратизм өчен җавапка тартырга чакырды.
22 февральдә Украина Югары Радасында чыгыш ясаган кырымтатар халкы лидеры, депутат Мостафа Җәмилев Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константиновны, Кырым хөкүмәте рәисе Анатолий Могилевны җаваплылыкка тартырга чакырды. Җамилев Константиновны сепаратизмда гаепләде.

"Ике көн элек Мәскәүдә булган Константинов Кырымга кайткач Раданың чираттан тыш утырышын үткерергә планлаштырган иде. Анда ул регионнар фиркасе депутатларыннан Кырымны Русиягә кушарга дигән мөрәҗәгатьләре нигезендә Русия ватандашларын яклагыз дип Кремльгә мөрәҗәгать итәргә җыена иде. Ләкин Украинаның бербөтенлеген яклаган Мәҗлеснең оператив хәрәкәтләре бу планның үтәлүенә комачаулады", диде Җамилев. Мәҗлеснең нинди хәрәкәтләр ясаганын Җәмилев әйтмәде.

Сүзен дәвам итеп Җәмилев: "Сепаратистларны туктата алдык. Ләкин безгә депутатларга ашыгыч рәвештә тиешле карарлар чыгарырга кирәк. Мин баш прокурор, Эчке эшләр министрлыгы, Украина иминлек хезмәте җитәкчәләрен билгеләргә чакырам һәм җинаять кодексының 110нчы матдәсе нигезендә җинаятьчеләрне иректән мәхрүм итәргә чакырам. Украина Югары Радасында Кырым автономиясенең вәкаләтләрен үстерү өчен бәянатнамә һәм тәкъдимнәре тик сепаратизм буларак кабул ителә", диде.

Шулай ук ул Киевтагы бәрелешләрдә яраланганнар өчен Мәҗлеснең ярдәм туплый башлаганын, һәлак булганнарның балаларын кырымтатар гаиләләренә кабул итәргә әзер булганнарын белдерде. Кырым мөселманнары мөфтияте бәрелешләрдә һәлак булганнарны Киевта Бәйсезлек мәйданында җирләргә кирәк дигән тәкъдимен дә ишеттерде Җәмилев.

21 февральдә АТР телеканалында чыгыш ясаган мәҗлес рәисе, Кырым Югары Радасы депутаты Рифат Чубаров Константинов үз сүзләрен ялгыш аңлаганнарын белдергәнен әйтте.

Шуны да әйтергә кирәк, Мәскәүдә булган чакта Константинов Украинада вәзгыять кискенләшкән чакта Кырымның Украинадан аерылу мөмкинлеген кире какмавын белдергән иде.

21 февральдә Кырымнан Киевка антимайданда катнашу өчен барган автобусларны Днепропетровски янында туктатып, кыйнап кире борганнар. Кырымга кайткан антимайданчыларны Кырым хастаханәләренә китергән автобусларны чыгарган АТР кырымтатар телеканалының операторын чыгарма дип антимайданчылар тотып кыйнадылар. Оператор милициягә бу хакта гариза язган.

Соңгы хәбәрләргә караганда Украинаның саклану министры Лебедев Кырымга килгән. Максат билгеле түгел.

22 февральдә Кырым Югары Радасы депутатларының бер өлеше, Харьковта җыелган Регионнар фиркасенең көньяк-көнчыгыш өлкәләренең төрле дәрәҗәдәге депутатлары резолюция кабул итте. Резолюциядә "Үзәк хакимият параличка дучар булганда, тотрыксызлык барлыкка килгәндә, Украина Югары Радасы чыгарган карарларның легитим булуы шик астына куелганда көньяк-көнчыгыш өлкәләрдә җирле депутатлар шуралары урыннарда бөтен җаваплылыкны үз өстенә алалар", диелә.

Президент Виктор Янукович та бу өлкәләрдә халык белән очрашулар үткәрә башлаячагын белдерде.