Рафаил Хәкимов Кырымга Татарстан үрнәгендә Киев белән шартнамә төзергә тәкъдим итә. “Бердәм Русия”дән депутат Ислам Әхмәтҗанов Украина белән Киевтагы “толпа” идарә итә дип белдерә.
Дәүләт шурасында “Бердәм Русия”дән депутат, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов пәнҗешәмбе Татарстан дәүләт шурасы ашыгыч рәвештә кабул иткән һәм шура вәкилләренең Кырымга алып киткән мөрәҗәгатьнең ярымутраудагы хәлләргә әллә ни зур йогынты ясавына шик белдерә. “Читтән, Татарстаннан бу эшләргә кысылып булмый, өлеш әллә ни зур булмаска да мөмкин”, диде Хәкимов Азатлыкка.
Шулай да ул мөрәҗәгатьтә без дә вазгыятьтән читтә калмыйбыз, кырымтатар халкы безгә чит халык түгел дигән фикер белдерелүен әйтә.
Хәкимов фикеренчә, Акмәчет белән Киев арасында шартнамә төзелеп автономиянең вәкаләтләре киңәйсә яхшырак булачак.
“Безнең яхшы тәҗрибә бар. 90нчы елларда Татарстанда да хәлләр бик катлаулы – урыс белән татар арасында килешеп җитмәгән мәсьәләләр күп иде. Без уртак тел таптык һәм Казан белән Мәскәү дә уртак тел тапты. 1994 елда имзаланган шартнамә ике арага нигез булып ятты. Кырымда безнең тәҗрибәне өйрәнердәй кешеләр булып, аны өйрәнеп үзләренең сәясәтләренә салсалар – без күпмедер булышкан булып чыгабыз. Миңа калса, Кырымда бер-берсе белән килешкән халык яши. Акмәчет белән Киев арасында шартнамә ятса, минемчә яхшы булыр иде.
Кырымның автономия статусы бар. Мөрәҗәгатьтә дә автономия дип язылган. Әгәр автономиянең вазифалары әз генә киңәйсә начар түгел. Бүген анда (Киевта) хакимияткә кемнең киләсен әйтеп булмый. Бу хәлдә шартнамә булса эшләве уңайлырак булачак. Кем генә килмәсен Акмәчет белән Киев арасында шартнамә ятачак. Бу минем фикер. Безнең Дәүләт шурасы мөрәҗәгатькә Кырым Украина эчендә автономия булып сакланып калырга тиеш дип язды”, ди Хәкимов.
"Без кырымтатарларны Русиягә кушылырга өндәмибез"
“Бердәм Русия”дән депутат Ислам Әхмәтҗанов сүзләренчә, Дәүләт шурасы депутатларына утырыш булачагы турында чәршәмбе бик соң Казан вакыты белән кичке тугызларда гына хәбәр иткәннәр, чираттан тыш сессия пәнҗешәмбе иртәнге сигездә үк башланып та киткән.
"Бу сессия кирәк иде минемчә, чөнки Украинада бүген Рада да түгел, хөкүмәт тә түгел, ә дөресрәге Майдан, русчалатып әйтсәк “толпа” җитәкчелек итә. Толпа хөкүмәтне сайлый, министрларга портфельләр өләшә, бу Майданның комендантын эчке эшләр министры урынбасары итеп билгели, Радага көн тәртибен тәкъдим итә. Львовта "Беркут" егетләре тезләнеп гафу үтенәләр. Миндә ни өчен гафу үтенергә дигән сорау туа. Чөнки алар кануни хакимитяне якладылар. Бу минем өчен бөтенләй гаҗәп хәл”, ди Әхмәтҗанов.
Ул Кырымдагы вазгыятьне ниндидер ультиматумнар белән түгел, ә уртага салып сөйләшеп хәл итү кирәклеген әйтә.
“Бүген Кырымда температура күтәрелгәннән күтәрелә. Андагы вакыйгалар безнең һәркайсыбызда борчылу тудыра. Ни өчен дигәндә, безнең туганнарыбыз бу митингларда, бу бәрелешләрдә катнаша. Минемчә, моны сугыш һәм ниндидер ультиматумнар юлы белән түгел, ә уртага салып сөйләшеп хәл итәргә кирәк. Минемчә, кайбер даирәләр, бу очракта һич икеләнмичә Европа берлегенә кергән дәүләтләрне дә күздә тотам, алар менә шушы халыклар арасына: руслар белән украиннар, кырымтатарлар белән украиннар арасына, кырымтатарлар белән руслар арасына чөй кагарга маташалар дип әйтимме.
Кырымтатарлар үзләренең саф акыллары белән хәл итеп, дөрес юнәлеш табарлар дигән ышанычым бар, чөнки безнең халкыбызның һәм кырымтатарларның "аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре аша" дигән мәкале бар. Аларны һичкенә дә аерым итеп күрәсе килми. Без аларны Русиягә кушылырга өндәмибез. Үзләренең йортларында – Кырымда матур гына, тәртипле генә, бер-берсен хөрмәт итешеп яшәсәләр безгә шул җитә", ди Әхмәтҗанов
Татарстан парламенты Кырымны ничегрәк: Украина эчендәме, әллә бәйсез дәүләт итепме, йә булмаса Русия канаты астында күрәме дигән сорауга Әхмәтҗанов Кырым Украина составында калырга тиеш дип җавап бирде.
"Татарстан парламентының Украинаның эчке эшләренә тыкшынырга омтылышы юк, элек тә булмады. Монда Кырым элек ничек Украина составында булган шул килеш калырга тиеш. Татарстан парламентының Кырымны Русиягә кушу омтылышы да юк. Татарстан парламенты кабул иткән мөрәҗәгатьтә акка кара белән Кырым ничек булды шулай булырга тиеш, халык ничек тели – Украина составында калырга телиме, әллә башка теләкләре бармы – бу аларның ихтыяры дип язылган. Бу юнәлештә Русия дә, Татарстан да киңәш бирә алмый, аларның эчке эшләре бу”, ди Әхмәтҗанов.
Аның фикеренчә, Татарстан дәүләт шурасы җыелышы һәм мөрәҗәгать кабул ителү – өстән, Мәскәүдән кушылган эшләр түгел.
"Без бик хөрмәт ителә торган субъект, кемдер анда безгә менә шулай, менә болай итегез дигән әйберне бөтенләй кабул итә алмыйм мин”, ди Әхмәтҗанов.