Роберт Миңнуллин: "Кырымда вазгыять телевидениедә күрсәтелгәнчә түгел"
Your browser doesn’t support HTML5
Татарстан төркемендә Кырымда төрле очрашуларда катнашып кайткан Югары шура депутаты Роберт Миңнуллин барып үз күзебез белән күргәч андагы вазгыятьнең монда телевидениедә күрсәтелгәнчә булмавын аңладык, диде. Миңнуллин әйтүенчә, Кырымда төп каршылык урыслар белән кырымтатарлар арасында. Күпчелекне тәшкил итүче урыслар Русиягә кушылу шигарләре күтәрсә, кырымтатарлар Украинада калырга теләүләрен ачык итеп белдерә.