Үтерелгән кырымтатарның исеме аталды
Your browser doesn’t support HTML5
Кырымның Карасубазар районында табылган мәетнең кырымтатар Решат Аметов булуы ачыкланган. Бу хакта Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров дүшәмбе матбугат очрашуында хәбәр итте. Өч бала атасы Решат Аметов 3 мартта Акмәчеттә хәбәрсез югалган иде. Аның җәзалау эзләре булган гәүдәсе узган шимбә Земляничное авылында табылган. Мәрхүмнең җеназасы сишәмбе Акмәчеттә уза.