Русиягә кушылган Кырымда вазгыять тагын да кискенләшә
Херсон өлкәсендә Кырым янындагы Салково авылы күгендә Украина хәрби боралагы
Русиянең Кырымны аннекцияләвеннән соң анда вәзгыять кискенләшә. Украина көнчыгышка гаскәр туплый һәм чикләрен ныгыта. Европада аны яклау өчен 500 кешелек чечен батальоны төзелә.
Кырымның “үзсаклану” көчләре һәм Русия яклы активистлар чәршәмбе көнне үк Акъярда (Севастополь) Украина хәрби диңгез көчләре баш идарәсенә һөҗүм итеп керде һәм аның түбәсенә Русия әләмен кадады.
Кырымдагы Русия көчләре сүзчесе әйтүенчә, Украина хәрби диңгез флоты башлыгы, адмирал Серһий Һайдук тоткарланган. Элегрәк Һайдук Украина хәрби диңгез көчләре баш идарәсе бинасыннан чыкканда аны Русиянең ФСБ хезмәткәрләре машинага утыртып алып китүе турында хәбәр ителгән иде.
Your browser doesn’t support HTML5
Мәскәү көчләре Акъярдагы Украин хәрби диңгез баш идарәсендә Русия әләмен күтәрде
Украина саклану министрлыгы вәкиле әйтүенчә, Русия яклы көчләр һәм Русия хәрбиләре Кырымның көнбатышында Украинаның Новоозерное хәрби диңгез базасы капкаларын трактор белән җимереп кергән.
Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенда Кырымны аннекцияләү чыгышында Кырымны Русиягә кушу кан коюсыз узды дип чыгыш ясаган минутларда Акмәчеттә протест чарасыннан алып китеп үтерелгән кырымтатар Решат Аметовны җирләделәр. Шулай ук Кырымда Русиягә кушылуга каршы чыккан ун кеше каядыр югалган һәм алар да үтерелгән булырга мөмкин.
19 мартта Русиянең Конституция мәхкәмәсе Кырымны аннекцияләү килешүләренең Русия конституциясенә каршы килмәвен белдерде.
Русия президенты Владимир Путин 18 мартта Кырымны аннекцияләү килешүен андагы сепаратист көчләр җитәкчелеге белән имзалады. Русия парламенты Кырымдагы русия хәрбиләре сагы астында үткәрелгән бәхәсле референдум нәтиҗәләренә таянучы бу килешүне шушы атнада ук ратификацияләр дип көтелә.
Украина һәм Көнбатыш дәүләтләре ул референдумны кире какты һәм аннекцияне Украина “җирен тартып алу” буларак хөкем итте.
АКШ вице-президенты Джо Байден
Путинның сишәмбедәге чыгышын тыңлаганнан соң АКШ вице-президенты Джо Байден “Русия бары тик җир тартып алу гына булган шушы гамәлен аклау өчен төрле дәлилләр, шул исәптән бүген әйтелгәннәрен дә китерде. Әмма дөнья Русиянең гамәлләрен бик ачык итеп күрә һәм аның кыек мантыйгын кире кага”, диде.
Кырымның Мәскәү яклы хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов
“Хәзер Кырымда һәм Русиядә булган патриотик күтәрелеш алга таба да дәвам итәргә һәм Украинаның көньяк-көнчыгышына таралырга тиеш. Анда безгә өмет белән карыйлар һәм бездән ярдәм көтәләр. Һәм чыннан да бу бүген андагы кешеләргә кирәк. Һәм мин бу патриотик хисләрне Украинаның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә карата да сакларга тиешбез дип исәплим”, диде Аксенов.