Сөембикә энеләре-сеңелләре иман яңартты

Your browser doesn’t support HTML5

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе

5 апрельдә Казанның "Ярдәм" мәчетендә үткәрелгән XVII "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесендә 500ләп бала катнашты.
Нәрсә ул иман? Казанның "Ярдәм" мәчетендә үткәрелгән "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесендә сабый балаларга бирелгән төп сорауларның берсе шул иде. Әлеге чарада 500ләп бала иманны, дистәләгән Коръән сүрәсе белүен күрсәтте.

"Ярдәм" мәчетенең төп намаз уку залында җыелган йөзләгән сабыйның беренчел дини һәм милли белем, дистәләгән дога белүләрен күрү гадәти кешеләр өчен гаҗәеп күренеш иде. Дүрт яшьлек нәниләр 40 яшьлек апа-абыйлары белмәгән Коръән сүрәләрен яттан сөйләде. Алты яшьлек малайлар-кызлар ярты гасырга якын гомер итеп тә "Нәрсә ул иман?" дигән сорауны ишетмәгән, белмәгән өлкәннәрдән уздырып, аңлаешлы, ихлас җаваплар бирделәр. Сабыйларның әти-әниләре бу көнне иң бәхетле кешеләр булды, алар иң элек үзләре дини-милли тәрбияне алып, аны балаларына тапшыра алганнар.

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесендә Русиянең һәм Татарстанның төрле почмакларыннан 4 яшьтән 18 яшькәчә 500ләп бала катнашты. Бер төркеме район, авыл имамнарыннан, бер төркем танышларыннан, массакүләм чараларыннан ишеткән. Барысы да кая, нәрсәгә килгәннәрен беләләр. Артык борчылган сабыйларны күрмәдек, онытылып торса, сорау алучы апа-абыйлары ярдәм итеп җибәрде.

Әлеге чараны Бөтенрусия "Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы һәм "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды оештырды. Әлмирә Әдиятуллина сүзләренчә, бәйге – халкыбызга тәрбияле, аек акыллы, эш сөючән, файдалы алмаш үстерүгә булышлык күрсәтү, традицион исламны җәелдерә, татар теле һәм мәдәниятен, яшь буын арасында тарихны пропагандалауга өлеш кертә.

Җиңүчеләр 30 номинация буенча бүләкләнде. Финал өлешендә балаларны котларга татарның күренекле шәхесләре килде, алар арасында халык артисты Илһам Шакиров та бар иде.