Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды
Your browser doesn’t support HTML5
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк бәйләме салып аны искә алды. Аннан соң үз чираты белән Кырым премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, Төркиянең Мәскәү илчесе, ТҮРКСОЙ җитәкчесе һәм Татарстан түрәләре һәм язучылары чәчәк бәйләмнәрен Тукай һәйкәле алдына куеп шагыйрьнең тууына 128 ел тулуны билгеләде.