Хан сарае Кырым туристларын күпләп җәлеп иткән урын
Your browser doesn’t support HTML5
Бакчасарайдагы Хан сарае музеен ел саен миллионнан артык кеше карый. Ләкин, Хан сарае күпме акча китерсә дә, ул еллар буе тиешле дәрәҗәдә реставрацияләнмәгән хәлдә кала. Бәлки бу татар ханлыклары арасында ханнарның каберләре бер урында күпләп сакланган бердәнбер урындыр. Ләкин алар да каралмый, тиешле дәрәҗәдә сакланмый. Ханнар зиратында аларның гаилә әгъзалары да җирләнгән.