Токио егете һәм Апас кызы татар теленнән халыкара олимпиадада җиңделәр

Җиңүчеләрне бүләкләү

Токио университеты студенты Юто Хишияма һәм Татарстанның Апас рйоны Олы Күккүз мәктәбе укучысы Илүзә Гайфуллина татар теле һәм әдәбияттан халыкара олимпиаданың Гран-приена лаек булды.
Җәлил театрында 30 май көнне татар теле һәм әдәбияттан халыкара халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен игълан иттеләр. Токио университеты студенты Юто Хишияма һәм Татарстанның Апас рйоны Олы Күккүз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина олимпиаданың Гран-приена лаек булды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аларга Казан федераль университетында бушлай уку мөмкинлеге бирүче сертификат тапшырды.

Юто Азатлыкка татар телен тагын да ныграк өйрәнү өчен якын киләчәктә Казан федераль университетына керергә җыенуын белдерде. Ул татар теленнән диссертация язарга тели. "Фәнни эшем өчен лингвистиканы сайлармын дип торам, кызыклы тема булса татар телен башка берәр тел белән чагыштырырга ниятем бар. Шулай ук Япониягә кайтып университетта татар телен укытуны башлап җибәрергә телим", диде Юто.

Юто Казанга икенче тапкыр килде. Узган ел сентябрь аенда Татарстан башкаласына ул үз теләге белән сәфәр кылды. Бу юлы олимпиадага килгәч ул татар теле белән бәйләнештә кайбер кыенлыкларга да юлыккан. Татарча спектакльләрне бик аңлап бетермәгән.

Рөстәм Миңнеханов Ютога сертификат тапшыра

"Без ике спектакль карадык. Радиода әдәби тел яхшы аңлашыла, әмма спектакльләрдә тиз сөйләшәләр һәм сөйләм теле күп, сүзләр дә күп очракта аңлашылып бетми, начар ишетелә. Шуңа күрә, миңа аңларга авыр булгандыр дип уйлыйм", ди Юто.

"Аерылмагыз" җыры аша татар теленә гашыйк булган Юто Азатлык радиосында татар телен чарлавын белдергән иде. Япониядә ул дуслары арасында татар теле, Татарстан белән кызыксынучылар арта барганны әйтә.

Бәйгенең иҗади өлешенә Юто Тукайның "Туган тел" шигырен әзерләгән. Киләчәккә хыяллары турында сөйләгән. Бәйге авыр булмады дип белдерә ул.

Юто Казанда татар теленең җитәрлек дәрәҗәдә кулланылышта булмавын әйтә. "Татар теле киңрәк кулланылырга тиеш, әмма хәлне үзгәртү бик авыр булачак. Җаваплылык республика җитәкчелеге һәм шулай ук анда яшәүчеләр өстендә дә", ди ул.

Австралиядән килгән Руфия Вәлиф бәйгедә чит ил студентлары арасында икенче урынны алды. Азатлыкка ул, Юто белән аралашкач, татар телен өйрәнү ысулларына карата булган фикерем үзгәрде, дип белдерде.

"Мин татар телен белүемә әниемә рәхмәтлемен. Ул Казан кызы, миңа татар телен дә, рус телен дә өйрәтте. Мин хәзер инглиз теле белән бергә өч тел беләм. Мин кеше гаиләдә әти-әниләре һәм әби-бабайлары белән сөйләшеп кенә татар телен өйрәнә ала дип уйлый идем. Юто белән аралашкач бу фикерем үзгәрде. Теләге булса һәркем дә татар телен үзләштерә ала", ди Руфия.

Ул Австралиядә университетта филология факультетында икенче курста укый. Җинаятьчеләр белән эшләүче криминал психолог булырга хыяллана. Казанга җиденче тапкыр килә, олимпиадада беренче тапкыр катнашты. Киләчәктә дә бу бәйгегә чыгарга исәбе бар. Олимпиада авыр булмады ди ул.

"Австралиядә вакытта авыр булыр дип борчылган идем. Күп укыдым һәм өйрәндем. Олимпиадага Илдар Юзеевның "Кара каен" шигырен алып килдем", ди Руфия.

Рөстәм Миңнеханов Илүзәгә сертификат тапшыра

Гран-при иясе Илүзә Гайфуллина да олимпиаданың кыен булмавын әйтә, татар теленә багышланган һәр чара телне үстерүгә уңай йогынты ясый дип белдерә.

– Чит илләрдән килгән яшьләр белән очрашып, алар белән аралашып үзебезгә күп яңалык алдык. Алар да үз чиратында бездән нәрсәгә дә булса өйрәнеп китә. Бу чара телебезне үстерүгә этәргеч булып тора.

– Чит илләрдән бу чарада катнашкан татар телен өйрәнүчеләрдән син үзең шәхсән нинди кызык мәгълүмат алдың?

– Кайберәүләр өч ел өйрәнә, кайсысы беренче сыйныфтан ук татар телен өйрәнә башлаган. Безнең аермабыз шунда – алар кызыксынып өйрәнә. Әти-әнисе, укытучы кушканга гына түгел, ә читтә яшәсәләр дә үзләренең туган телләрен сакларга тырышалар һәм шуңа омтылалар да. Безнең татар балалары күбесе татар теле белән кызыксынмый.

– Татарстанда нигә татар теленә һәм аны өйрәнүгә кызыксыну юк? Татар теле гадәти күренеш кебек кенә кабул ителәме?

– Элек татарларны кысырыклап килделәр, татарча сөйләшергә оялганнар. Бу бүгенгә кадәр сакланып калган, күбесе хәзер дә татарча сөйләшергә ояла. Соңгы ике елда бу оялу бетеп бара. Мин күп җирдә күрәм, кеше татарча сөйләшә һәм аралаша. Кибетләргә керсәң дә татарча сорарга оялмыйлар, күп кеше татарча да белә.

– Сезнең Күккүз авылында бөтен кеше дә татарча сөйләшәме?

– Бездә руслар да, чуашлар да бар, төрле милләтләр яши. Алар камил булмаса да татарча белә һәм сөйләшергә тырыша. Без дә үз чиратыбызда аларның телләрен өйрәнәбез.

– Татарстандагы кайбер мәктәпләрдә русча сөйләшү, рус сүзләре кыстыру кәттә исәпләнә. Бу хәл сездә күзәтелмиме?

– Бездә дә бар ул, ләкин җәелеп китмәгән. Берничә укучыда бар, сүз дә юк. Ләкин күбесе татар телендә аралашуны хуп күрә.

– Синең бу халыкара олимпиадага кадәр татар теленнән бәйгеләрдә катанашып урын алганың бар идеме?

Илүзә Гайфуллина

– Мин республика күләмендәге бәйгеләрдә тугызынчы сыйныфтан бирле катнаштым. Былтыр беренче урын алырга насыйп булды. Быел икенче урын алдым.

– Татар теле көндәлек тормышта күбрәк кулланылсын, чит төбәкләрдәге кебек үземнең туган телем дип кызыксынып өйрәнсеннәр өчен республикада иң беренче чиратта ниләр эшләргә кирәк дип уйлыйсың?

– Андый эшләр бара. Олимпиадалар, милли тикшеренү эшләре, конференцияләрне күбрәк үткәрү кирәк. Кешеләр бу чараларда бергә җыелышалар, аралашалар дигәндәй. Бу чаралар татар телен пропагандалауга керә дип уйлыйм мин.

– Син үзең татар теленнән берәр фәнни эш язмыйсыңмы?

– Татар теленнән язып караганым юк, тарихтан һәм әдәбияттан гына язганым бар. Мин әдәбияттан игенче, җирле шагыйребез Габбас Хафизов турында фәнни эш язган идем. Шагыйрь булып китә алмаса да, аның биш китабы дөнья күргән.

– Ә үзең шигырьләр һәм хикәяләр язмыйсыңмы? Газет-журналларга үз әсәрләреңне җибәргәнең юкмы?

– Җибәргәнем юк. Мин юмористик хикәяләр һәм шигырьләр язам. Минем хикәяләрем күбрәк сатирага тарта. Мин хикәяләремдә бүгенге көн проблемы – эчүчелекне күтәрәм. Татар телен бозып сөйләү турында язган хикәям дә бар.

– Бу халыкара олимпиадада элек моңа кадәр катнашкан бәйгеләр белән чагыштырганда кайсы ягы бигрәк тә авыр булды?

– Аермалы буларак, өч этаптан торды ул. Өч этапны да узганда күп әзерләнергә һәм тырышлык та, түземлек тә кирәк иде. Ә болай, аерым алганда авырлыклар юк. Минем өчен алай авыр булмады. Безнең ике бүлем биремнәр булды. Аларның берсе татар теле теориясенә, икенчесе әдәбиятка кагылган сораулар иде. Һәрберсе үз эченә берничә сорауны алган иде.

– Синең өчен берәр катлаулы сорау булдымы?

– Юк, алай катлаулы сорау булмады.

– Син 11нче сыйныфны бетерәсең, киләчәктә кем булырга телисең?

– Минем журналист һәм укытучы булырга теләгем бар.

* * * *

Бәйгегә биш меңгә якын кеше чыккан иде

Бу халыкара олимпиаданы Татарстан икенче тапкыр үткәрде. Бәйге ике турда үтте. Беренче турда онлайн тестта АКШ, Австралия, Бельгия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казакъстан, Канада, Кытай, Русия, Төркия, Үзбәкстан, Япония һәм Эстониядән биш меңгә якын укучы һәм студент катнашты, дип белдерә Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы.

300 кеше сайлап алынган һәм алар арасыннан 33е чит илләрдән. Сайлап алынган татар телен һәм әдәбиятын сөючеләр май ахырында икенче турга Казанга җыелды.

Укучылар һәм студентлар олимпиадада җыр, бию, сәнгатьле сөйләү, уен коралларында уйнау, этно-дизайнда да көч сынашты. Бәйгегә чыкканнар әлегеләр арасыннан сәләтләренә туры килгәнен башкарды.

Чит илләрдән килүчеләр башта билетлар алып телдән имтихан тотты. Русия төбәкләрендәгеләр татар теле һәм әдәбиятыннан биремнәрне язмача башкарды. Әлегеләрдән кала укучылар һәм студентлар "Минем илем, минем халкым, мин укыган мәктәп" дигән темага видео да әзерләп килде һәм анда үзләрен дә тәкъдим итте.