Ветеран Файзелгаян абый шәһәрчә Җиңү бәйрәме карарга килгән
Your browser doesn’t support HTML5
88 яшен тутырган ветеран Фәйзелгаян Хаҗиев Омскидагы Җиңү бәйрәменә кызы белән килгән. Сугышның бар авырлыкларын кичергән Фәйзелгаян абый исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан. Җиде ел хезмәт иттем, 1943 елда киттем фронтка, 1950 елда гына кайттым, ди Фәйзелгаян абый. Омскига ул Башкортстанның Кызылкама районыннан күптән түгел генә күченеп килгән. Әнисе вафат булгач, кызы, бергә җиңелрәк дип, әтисен үзе яшәгән шәһәргә – Омскига алып килгән.