Кырымнан Константинов белән Тимергалиев Казанда булды

Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов һәм вице-премьер Рөстәм Тимергалиев Казанга килде. Алар хөкүмәттә, Дәүләт шурасында, Кирмәндә, IT-паркта, Kazan-Arena стадионында, су спорты сараенда һәм 7-нче хастахнәдә булдылар.

Константинов ике парламент арасында килешү әзерләнүен белдерде. Аның сүзләренчә, кырымтатарлар яшәгән авылларны төзекләндерә башлау өчен быел 600 миллион сум тотарга ниятлиләр.

"Без озак вакытлы, мисал өчен биш еллык програм булдырырга җыенабыз. Аның нәтиҗәсендә авылларга ут, су керәчәк, юллар салыначак. Бу, минемчә, бүген беренче проблем булып тора", диде Константинов журналистлар сорауларына җавап биреп.
Ул Кырымтатар мәҗлесе белән мөнәсәбәтләр яхшыруга өметләнүен дә белдерде.

Константинов фикеренчә, Татарстанның үрнәк алырлык эшләре күп. IT-паркта ул электрон документ әйләнеше белән танышты. Бизнес инкубаторның яңа проектлары, Кырымда кулланылырдайлары белән дә кызыксынды. Мисал өчен, тизлекне контрольдә тоту Татарстанда сынау үткән һәм үзенең отышлы икәнен күрсәткән. Кырым рәсмиләре ашыгыч ярдәм күрсәтү системасы «ГЛОНАСС+112» белән дә танышты.