Казанга килгән кырымтатар хатыннары да хәтер көненә җыена
Your browser doesn’t support HTML5
Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаенда Кырымнан да укытучы, сәнгатькәрләр, журналист ханымнар катнаша. Алар Азатлыкка милләтнең ватаннарында тынычлыкта яшәвен теләгәннәрен әйтте. Корылтай беткәнче үк ханымнар кире Кырымга кайтып китәчәк, чөнки "кайгылы вакыйганы искә алу көнендә без милләтебез белән бергә булырга тиеш", ди алар. Балаларны милләтпәрвәр итеп тәрбияләү эшендә алар әни кешенең роле бик зур, дип саный.