Сөргеннең 70 еллыгы: хакимият гаделлек тестын узмады

Матәм җыены. Акмәчет. 18 май 2014

Кырымтатарлар сөргененең 70 еллыгына багышланган матәм чараларын Акмәчетнең үзәк майданында үткерүне ике көн калганда тыйдылар. Карарны Кырым хакимияте башлыгы вазифасыны башкаручы Сергей Аксенов чыгарды. Имеш, Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәлерендәге вагзыять моңа төп сәбәп икән, аның өчен мондый карар алынган. Шуннан соң Акмәчет урамнары моңарчы күрелмәгән хәрби машиналарга төялгән ОМОНчылар, кораллы хәрбиләр, полиция, БТРлар белән тулды. Үзәк майданда хәтта ОМОНчыларның демонстратив рәвәштә күнегүләре үтте.

Шулай итеп, Владимир Путин 16 майда Сочида кырымтатарларның бер төркеме белән очрашканда, без кырымтатарларның 23 елда хәл ителмәгән мәсьәләләрен хәл итергә әзер, акча да табарбыз резервтан дигәндә Кырымда кырымтатарларга хакимият мәтәм чараларын үзәктә үткәрүне тыйды. Нәрсә бу? Кырым хакимияте өчен Путинның сүзе сүз түгелме, йә Путин моны белмәмешкә салыштымы?

Ничек кенә булмасын, сөргенлекнең 70 еллыгында хакимият кырымтатарларына үзенең чын йөзен күрсәтте. Җиде елдан бирле 17 майда кич кырымтатар яшьләренең сөргенлек корбаннарын искә алып шәм яндыру чарасы да, 18 май матәм митингы да быел үзәк мәйданда үткерелмәде. Мәҗлес бу ике чараның кырымтатарлар укмашып яшәгән Акмәчет бистәсәндә үзачагын хәбәр итте һәм шулай булды да. Шулай итеп, хакимият кырымтатарлар алдында сөргенлекнең 70 еллыгында гаделлек тестын узмады дияргә мөмкин.

Кырым хакимияте куркытамы әллә куркамы?

Митингны үзәк мәйданда үткәрмәскә дигән карар 6 июньгә хәтле көчтә булачак. Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәләрендә вагзыять моңа төп сәбәп итеп күрсәтелсә, ни өчендер Акмәчеттә 1 май, 9 май чаралары үзәк майданда зурлап үткерелгән иде. Украинадагы хәлләр моңа нишләптер комачауламады.

Ә ни өчен бу карар 16 майда көчкә кереп 6 июньгә хәтле көчтә кала икән? Ә бәлки Кырым хакимияте 6 июньдән соң көньяк-көнчыгыш өлкәләрендә нәрсә булачагын алдан белә? Ә бәлки 6 июньдә Кырымда “Великое русское слово” кебек ел саен үткәрелгән чаралар башлануга комачауламау өчен бу мөддәт күрсәтелгәндер?

Кырымтатарларның чараларын тыеп хакимият кырымтатарларга шик белән карый дип фараз итәргә мөмкин. Икенчәдән, ул шулай эшләп Кырымдагы халыклар арасында да кырымтатарларга карата шик-шөбһә тудыра һәм кырымтатарларны икенче сорт халык итеп, ягъни түбәнсетеп күрсәтә.

Акмәчеткә митингга 18 майда регионнардан килгән кырымтатарларны Акмәчет керешендә хәрбиләр, самообороначылар туктатып машиналарын тентегәне дә бу фикерне раслый. Бу нәрсә – куркумы, куркытумы?

Ә инде митинг барышында ике боралакның мәйдан өстеннән даими очып торганы хакимиятнең Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәләреннән Кырымга провокаторлар килә ала дигән сылтавын бөтенләй юкка чыгарды. Кырымда 17-18 майда төп провокатор хакимият үзе булды. Митингны үзәктә уздырмау исә Кырымда “Наш Кырым” дип кычкыручылардан тыш андагы вакыйгаларны кабул итмәгән зур көч – кырымтатарлар барлыгын, аларның ризасызлыгын бөтен дөнья җәмәгатьчәлегенә күрсәтмәү, халыкның авызын төмалау белән бәйле. Шуның өчен Кырым хакимияте куркыта һәм үзе дә курка. Чөнки Мәскәүдән тыш ул үзе генә имин түгел.

Чөнки сөргенлекнең 70 еллыгына багышланган матәм чаралары Төркия, Романия, Варшау, Грузия, АКШта, Мәскәү, Петербур, Казан, Чаллы, Киев, Днепропетровски, Львовта узды.

Татарстаннан килгән рәсми делегация Бакчасарайда, Акмәчеттә инженер-педагогия университетының “Возрождение” монументына чәчәкләр салды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров митингта чыгыш ясады. Шулай итеп, Кырым хакимияте митингны тыеп көтелмәгәндә кырымтатар мәсьәләсен дөньяга тагын да зур тавыш белән яңгыратты дияргә мөмкин. Нишлисең инде, курку нәтиҗәсе, куркудан нәрсә генә эшләмәссең.

Илгиз Шакиров
Акмәчәт, Кырым

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.