Лех Валенса: "Русиягә үз ысулларын үзгәртергә кирәк"

Your browser doesn’t support HTML5

Польшаның "Солидарность" бәйсез һөнәр берлегенең беренче җитәкчесе булган, 1990-1995 елларда президент булган Лех Валенса Азатлыкка интервьюда 25 ел элек коммунизмны җиңүдә халыкара җәмәгатьчелекнең ярдәменә зур бәя бирде, бүгенге АКШ җитәкчелеге халыкара мәсьәләрне чишүдә җитәрлек дәрәҗәдә катнашмый дип тәнкыйтьләде һәм Русияне күрше илләр белән мөнәсәбәтләрдә үз ысулларын үзгәртергә чакырды.