Русия пропагандасы ялганнары – 1
Туристлар тулы Кырым пляжын күрсәтү өчен Русия телевидениесе 2011 елгы видеоязманы куллана.
Украина боралагын сурәтләүче фото чынлыкта Кот д'Ивуарда төшерелгән булган.
Канаданың Квебек өлешендә 2013 елда ягулык ташучы поезд казасының фотосын Русия пропагандасы Украина хәрби һава көчләренең Славянскида тыныч кешеләр яшәгән йортларны бомбалавын раслаучы дәлил итеп күрсәтә.
Донецки янында Украина Милли гвардиясе тарафыннан үтерелде дип күрсәтелүче бу кеше чынлыкта 2012 елда Русиянең Кабарда-Баклар республикасында атып үтерелгән булган.
Бу пилотсыз очкыч та чынлыкта Украинада түгел, ә Карабахта бәреп төшерелгән.
Венесуэлада кан эчендә ятучы хатын фотосы белән Донецкидагы хәлләрне сурәтлиләр.
НТВ бу фотоны күрсәтеп, Римда Русияне яклаучы берничә йөз кеше Европа медиасында Украина турында ялган мәгълүмат таратуга протест белдерде, дип хәбәр итте. Әмма фотодагы студентлар Италииядә социаль програмнарны киметүгә протест белдерә.
LifeNews журналисты Twitterда "Донецки һава аланында яраланган малай" фотосын урнаштырда. Әмма бу фото 2013 елда Сүриядә төшерелгән.
Украинадагы хәлләрне сурәтләү өчен хәтта 25 ел элек Кытайда төшерелгән фотолар да ярап куйган.
"Россия Великая держава" төркемендә Украинада бер малайның башын кисүчеләр турында язалар. Тик фото чынлыкта Согуд Гарәбстанында төшерелгән.