Русия пропагандасы ялганнары – 2
"Брестская крепость" (2010) исемле Русия-Беларус кинофильмындагы күренеш Украина армиясенең Донбасстагы "вәхшилекләрен" раслаучы дәлил буларак кулланыла.
"Мир 24" телевидение каналы үзенең Facebookтагы сәхифәсендә 1999 елгы Косово качаклары фотосын 2014 елда Украинадан качучы кешеләр фотосы дип күрсәтте. Хәзер инде ул фотоны сәхифәдән алганнар. Аңа кадәр бу фотоны "Внешнеэкономические связи России" журналы да үз сәхифәсендә кулланды.
Русия актеры Иван Охлобыстин Сан-Францискода узган гей-парадны Киев мэрын сайлауны бәйрәм итү дип күрсәтте.
1992 елда Босниядә төшерелгән бу фотода сербларның "Тигр" көчләре сугышчылары урамда яралы мөселманнарны үтереп йөри. Пропагандачылар бу фото астына "Донбассны Украина армиясеннән коткарырга" дигән шигар язган.
Фотошоп ярдәмендә "Донецки халык республикы" әләмен галәмгә дә "күтәргәннәр".
Славянскида Русия яклы сепаратистлар улын үтергәннән соң Путинга мөрәҗәгать итүче бу хатын янәсе "Киев хунтасы" вәхшилекләре турында сөйли. Монда оригинал видеоны карый аласыз.
Социаль челтәрләрдә таратылучы фотода Тернопольдә Польшага кушылуны яклап митинг узды дип күрсәтелә. Чынлыкта бу фото 2012 елда Варшаудагы бер протест чарасында төшерелгән.
Мексикадагы наркотик сугышларында һәлак булганнарның мәетләрен Украина хәрбиләре мәетләре дип күрсәтәләр.
1999 елгы бомбалаулардан соң төшерелгән Белград сурәте "Украина армиясе бомбалаган" Славянски күренеше дип тәкъдим ителә.
Русия хәрбиләренең Чечнядәге кыланышларын дә Украин хәрбиләренә сылтап куйганнар.