ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемелегенә Болгар тарихи-археологик комплексы кертелде. Әлеге карар 23 июньдә Катар башкаласы Доһада шәех әл маясса бинт Хәмәд бин Хәлиф әл Тани җитәкчелегендә узган 38нче утырышта кабул ителде. Болгар исемлектә 1002нче булып торачак.
ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетына барлыгы 21 ил керә: Җәзаир, Германия, Һиндстан, Катар, Колумбия, Малайзия, Сенегал, Сербия, Япония, Вьетнам, Казакъстан, Көньяк Корея, Лүбнән, Перу, Польша, Португалия, Төркия, Филиппин, Финляндия, Хорватия, Ямайка.
Утырышта Русиянең Париждагы ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиллеге киңәшчесе Константин Волков һәм Татарстан президентының социаль мәсьәләләр ярдәмчесе, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма мөдире Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге Татарстан вәкиллеге катнашты.
Анда шулай ук Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаил Вәлиев һәм башкалар бар иде
Узган ел Болгар һәм Зөя ЮНЕСКОның мәдәни ядкәрләр исемлегенә керә алмаган иде. Быел Болгар тыюлыгы археология һәм мәдәният мирасы буларак тәкъдим ителгән, галимнәр тарафыннан аның цивилизация өчен әһәмиятен аңлату өчен күбрәк эш башкарылган.
"Болгар безнең өчен Ислам кабул итү урыны, Алтын Урданың беренче башкаласы да. Яңа салынган биналарны шул яктан күрсәтсәк, ЮНЕСКО комитетының безне гафу итүе дә ихтимал", дигән иде узган ел тарихчы-галим Рафаил Хәкимов Азатлыкка.
Быел исемлектә 36 намзәт. Болгар – Русиянең бердәнбер намзәте. Моннан тыш "мәдәни ядкәр" исеменә дөньяның иң борынгы һидротехник корылмасы саналган Кытайның Бөек каналы, Коста-Рикада Колумб чорына кадәр яшәгән Дикис кабиләсе корылмалары һәм таш шарлары, Вадден диңгезенең Дания һәм Германиядәге өлеше, Һиндстанның зур Һималай паркы һәм башкалар бар.