Украина һәм Кырымдагы хәлләрне "обьектив" яктырткан өчен президент Владимир Путиннан яшерен бүләк алган кайбер журналистлар үз эшен башкарганда пропаганда белән шөгыльләнүен яшерми. Русия матбугаты акны кара итеп сурәтләү өчен еш кына ачыкча ялганга бара. Азатлык хәбәрчесе шушы хәлләр турында Чаллыдагы Милли Мәҗлес әгъзасы Фаик Таҗиев белән сөйләште.
– Фаик әфәнде, Украина, Кырым вакыйгалары инде шактый озак бара. Бу тарафта нинди фикерегез бар?
– Кырымның Украина составындагы ярымутрау икәнен бар дөнья белә. Аның Русия тарафыннан басып алынганын да таныдылар. Русиягә каршы кабул ителгән санкцияләрне дә шушы вакыйгалар белән бәйле дип саныйм. Бүген Украинада барган сугыш вакыйгалары артында Русия хакимияте тора булса кирәк. Бу хакта инде матбугатта да җентекләп әйтелеп тора, интернетта да мәгълүмат бар. Бу хакта дөнья җәмәгатьчелеге хәбәрдар, ләкин Русия үзе генә танымый.
Менә быелның февраль азагында Ростов өлкәсендә "Евразия" дигән яшьләр оешмасы Донецкида уза торган акцияләргә кешеләр җыйган. Русиядә чыга торган газетларның берсендә мондый сүзләр бар: "Однако уже тогда одним из обязательных условий участия сильных, молодых россиян в мирных акциях в украинских городах было наличие хотя бы начальной военной подготовки. При этом евразийский союз молодежи открыто заявлял, из россиян формируется добровольческие отряды, которые должны были отправляться на восток Украины сдерживать боевиков". Бу очракта "боевик" дигәннәре украин гаскәрләрен аңлатадыр.
Соңыннан шул ук кешеләр кораллы бәрелешләрдә дә катнаша дигән фикергә килергә мөмкин, чөнки фактлар да бар. Хәзер Украинадагы Луганскидан Ростов аша Русиягә мәетләр дә кайта башлады. Шуннан аларны туган шәһәрләренә тараталар. Аннан соң берсенең автобиографиясенә кадәр бәян иттеләр. Ополчение дип аталган фетнәчеләрнең кораллары да яхшы күренә, андый кораллар Украинаның рәсми гаскәрләрендә дә юк шикелле. Шуңа да карамастан, Русия вәкилләре һәрвакыт "безнең гаскәрләр анда юк" дип белдерә. Әйе, гаскәрләр юк, әмма кешеләр бар.
Тагын бер нәрсә – янәсе, Украина фашистларына каршы көрәш бара. Мин шәхсән карыйм, Украинадагы милли азатлык хәрәкәте турыдан-туры Бандера белән дә бәйләнмәгән, фашистлык гамәлләре дә юк, чөнки алар башка дәүләтләрнең җирләренә сузылмыйлар, башка дәүләт халыкларын кол итәргә җыенмыйлар. Мин Украинада фашистлар хәрәкәт итә дигән нәрсәгә ышанмыйм. Чынлабрак күз салсаң, фашистларның кайда күбрәк икәнен аңларга була.
– Русия матбугаты "ополчение" дигән сүзне дә бик еш куллана. Бу сүзгә мөнәсәбәтегез нинди?
– Ополчение сүзе урынына мятежниклар, фетнәчеләр сүзен куллану урынлырак булыр иде. Әмма фетнәчеләр башында шул ук Русиядән кергән, хәрби әзерлекләре булган егетләр тора шикелле.
– Фаик әфәнде, сез милли хәрәкәт вәкиле буларак, Кырым татарлары белән элемтәләр булдырмадыгызмы, андый теләкләр булдымы?
– Кырымтатарлар белән элемтәләр урнаштырмадык та, урнаштыру теләге дә юк иде. Без аларга теләктәшлек белдерәбез. Бу хакта татар, урыс матбугатында беркадәр мәкаләләр басылды. Әмма без аларга ярдәм итә алмагач, алар белән элемтә урнаштыру буш эш булыр иде. Чөнки безнең Татарстандагы милләтебезнең дә хәлләре бик яхшылардан түгел. Милләт бетеп бара. Шуңарга, Русия хакимиятенең Кырым хакимияте белән мөнәсәбәте, кырымтатарлар белән аралашуы аларны бары тик Русия составына кыстау гына булып торадыр.
– Украинада журналистлар да һәлак булды. Һәр кеше үлеме кызганыч, әлбәттә. Ләкин Русия матбугаты моннан 3-4 көн элек һәлак булган журналистларга игътибарны аеруча зурдан бирде һәм алга таба да бирәчәк кебек. Бу күренешне ничек бәялисез?
– Әлеге егетләр бик кызганыч. Алар бит кемнәрнеңдер балалары, туганнары. Әмма алар фетнәчеләр арасында булганнар. Шул ук фетнәчеләрнең сугышчан уңышларын пропагандалаганнар. Нәрсә пропагандаланганын без үзебез дә ишетеп торабыз. Украина дәүләтен ничек кенә, нинди генә сүзләр белән булса да кимсетеп күрсәтү омтылышы бара, димме. Бу егетләрне дәүләт упкынына тартып, бәлагә китерделәр. Шуңа күрә, кызганыч, бу очракта аларга тыгылмаска кирәк иде дип саныйм.
Журналистлар үлемен дә бит Русия үз сәясәтендә куллана, көннәр буена әллә ничекләр итеп күрсәтү, сөйләү дисеңме. Аларны бит харап булдылар дип күрсәтмиләр. Менә аларны үтерделәр, диләр. Боларның мәгънәсе бер үк шикелле булса да, аерылып тора. "Үтерделәр" дигәне аларны кемдер эзләп үтергәнне дә аңлатадыр. Һәлак булдылар дисәләр, шул фетнәчеләр арасында булулары күренә. Белмим, Украина халкына, аның җитәкчеләренә карата Русия халкында нәфрәт уяту гамәлләре эшләнгән кебек тоела миңа.