Кырымда мәдрәсәдә тентү узды

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымның Акмәчет районы Булганак авылындагы мәдрәсәдә тентү узган. Җитәкче урынбасары тоткарланган. Шулай ук берничә компьютерны алып киткәннәр.

Кырымның Акмәчет районы Булганак (Кольчугино) авылында билгесез утызлап кеше бүген җирле мәдрәсәдә тентү уздырды. Кырым мөфтияте хәбәр итүенчә, битлек кигән кешеләр бернинди аңлатма биреп тормыйча бинага бәреп кергән. Ул вакытта андагы 13 укучы йоклаган булган. Укучылардан тыш, бинада ике укытучы да булган.

Мәдрәсә янында “Беркут” киемле кешеләрдән торган ике автобус та килгән. Беренче автобустагылар мәдрәсә тирәсен тикшерсә, икенче автобустагылар урыннарында утырган.

Балалар өчен борчылган авыл халкы мәдрәсә янына җыелган. Мәдрәсә җитәкчесе Усние Асанова бу тентүне Днепропетровски өлкә хакимияте башлыгы Игорь Коломойский һәм кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев арасында имзаланган килешү белән бәйли. Имеш ул килешүдә Кырымда экстремизм үзәген булдыру турында сүз бара, диелгән.

Биш сәгать дәвам иткән тентү нәтиҗәсендә мәдрәсә ишекләре һәм тәрәзәләре ватылган. Мәдрәсәдән җитәкче урынбасары Айдер Османовны һәм берничә компьютерны алып киткәннәр. Османов гаиләсе белән яшәгән бинаның ишекләрен ватып кергәннәр. Анда аның дүрт яшьлек һәм 11 айлык ике баласы булган.

Тентү нәтиҗәсендә мәдрәсә ишекләре һәм тәрәзәләре ватылган

Бинада булган бар әйберне дә тентеделәр, әмма шикле берни тапмадылар. “Беркут” дип язылган киемле кешеләр үзләрен Русия ФСБ вәкилләре дип танытты”, ди Кырым мөфтияте матбугат үзәге.

Иртәнге якта тентү урынына җирле кырымтатар мәҗлесе вәкиле Азиз Садыйков та килгән. Ул балаларның иминлеге өчен борчылуын әйткәч аны бинага керткәннәр.

Шул ук авылда иртәнге алтыда бер кырымтатар гаиләсенең өендә дә тентү уздырылды. Өйдә ир белән хатыннан тыш тагын өч бала була. Коралланган егермеләп кеше подвал, түбә, һәр бүлмәне, китапларны, балалар әйберләрен җентекләп тикшергән.

Гаиләгә наркотик һәм корал эзләүләре турында әйткәннәр. Тентү өч сәгать дәвам иткән.