Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров һәм Мостафа Җәмилевнең Әнкарага сәфәре соңгы вакыйгалар белән бәйле. Украинадагы Херсон өлкесендә узган Мәҗлес утырышыннан кайтканда Чубаровны Кырым чигендә прокурор Наталья Поклонская каршы алып, ФСБ, миграция хәзмәткәрләре алдында аның Кырымга керү биш елга тыелуы турында карарны укып ишеттерде. Чубаров милләтара мөнәсәбәтлерне кискенләштерүдә, экстремистлыкта гаепләнә.
3 май көнне Мостафа Җәмилевкә дә Кырымга керү тыелган иде.
Төркия тышкы эшләр министрлыгы бүгенге очрашуга кадәр үк Кырым хакимиятләренең бу гамәлләре Европа кеше хокуклары килешүен бозу булып тора, дип белдерде.
"Кырымтатарларның соңгы елларда тыныч юл белән демократик җәмгыять булдыру тырышлыкларын санга сукмаган хакимиятләр кеше хокукларын бозуны дәвам итә", диелгән әлеге белдерүдә.
Тышкы эшләр министрлыгы Җәмилев һәм Чубаровның Кырымга керү чикләүләренең кичекмәстән гамәлдән чыгарылуын таләп итә.
Төркия кырымтатарларның демократик рәвештә сайланган идарә органы мәҗлес җитәкчелегендә әлеге сынаудан исән-сау бердәм булып чыгуына өмет итә һәм яклау белдерә. Быел Кырымтатар конгрессы Төркиядә үтәргә мөмкин.