Күпләп кеше үтертүдә гаепләп хөкем ителгән “Кингисепп төркеме” һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Башкортстанның элекке сенаторы Игорь Изместьевның җинаять эшләрен тикшерү барышында “Башнефть”кә аерым җинаять эше ачылган иде. Ул 2014 елның апрель аенда аерым эш буларак тикшерелә башлаган. Тикшерүчеләргә Игорь Изместьев “Башнефть”не сатуда Урал Рәхимов һәм “Система” компаниясе арасында билгеле эшкуар Левон Айперян арадашчы булганлыгын әйткән. Айперян 15 июль Ереваннан Мәскәүгә килеп төшү белән Домодедово һава аланында кулга алынган иде. Эшкуар “К-31” дип аталучы медицина үзәгендә дәваланырга килгән булган. Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе карары буенча Айперян 15 августка кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән. 65 яшьлек бизнесменны җинаять эшенә тарттыру буенча 20 битлек карар белән таныштыру ике сәгать вакытны алган. Аңа җинаять юлы белән кулга акча төшерү һәм үзләштерү гаебе белдерелгән. Айперян гаепләүне кире каккан.
“Башнефть” эше буенча “Система“ компаниясе башы Владимир Евтушенко да тикшерү бүлегенә чакыртылган. Шуны да әйтергә кирәк, Forbes мәгълүматларына караганда, Владимир Евтушенконың байлыгы 9 миллиард доллар исәпләнә, аның кулында “Система”ның 64% кыйммәтле кәгазьләре, МТС, “Интурист” һәм “Балалар дөньясы” компанияләре. Евтушенкога “Башнефть”не хосусыйлаштыру һәм Урал Рәхимовка бәйле сораулар биргәннәр. Сорау алу ярты сәгать барган. Бу хакта ул РБКга белдергән иде. Соңрак Русиянең саклык банкы идарәсе рәисе Герман Грефт аны яклап, “Башнефть” хосусыйлаштырылып берничә ел узгач кына сатылу сәбәпле, “Система”ның гаебе юклыгын белдергән иде.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, Мортаза Рәхимов Башкортстан президенты булган вакытта республиканың нефть тармагы канунсыз хосусыйлаштырылып, улы Урал Рәхимов кулына күчкән иде. Хосусыйлаштыруның канунсызлыгы турында арбитраж мәхкәмә карар чыгарса да, ул вакытында тикшерелмәде. 2009 елда “Башнефть” Владимир Евтушенко җитәкчелегендәге “Системага” сатып җибәрелде. “Уфанефтехим”, “Новоил”, “Уфаоргсинтез”, “Уфа нефть эшкәртү заводы” һәм “Башкирнефтепродукт”ларны берләштергән “Башнефть” контроль пакетлары өчен “Система” 2 миллиард доллар түләгән. Нефть тармагы байлыгы башта хәйрия фондларына күчерелде, сатучы булып шул фондлар күрсәтелде. Тикшерү бүлеге фаразы буенча, “Система” “Башнефть”не 7 миллиард долларга сатып алырга килешкән булган. Шуның ике миллиарды рәсми түләнгән. Ул бүген Мортаза Рәхимов кулындагы “Урал” фондында саклана. Калган 5 миллиарды Айрапетян арадашлыгында Австриягә Урал Рәхимов кулына күчкән. Арадашчылык өчен Левон Айрапетянга 50 миллион доллар акча түләнгән.
Тикшерү бүлеге соравы буенча Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе “Система”ның 71,76% , “Башнефть”нең 12,64% , “Уфаоргсинтез”ның 100% кыйммәтле кәгазьләрен кулга алган. Шулай ук Левон Айрапетянның 300 миллион сумлык “Башнефть” кыйммәтле кәгазьләре дә кулга алынган.
Билгеле оппозиционер, Русиянең халык идарәсе фиркасе башы Альберт Мөхәммәдьяров сүзләренчә, “Башнефть” эшенең карала башлавы уңаеннан өч төрле фараз бар.
Беренчедән, болар артында Башкортстан хакимияте тора. Хакимият Мортаза Рәхимовның Раил Сарбаев аша республиканы кулга алырга тырышуына каршы көрәш башлаган. Моңа финас ярдәмне “Урал” фонды күрсәткән. “Система” да бу сәясәттән үзенә файда күрергә өметләнгән.
Икенчедән, Рөстәм Хәмитовны Башкортстан җитәкчелегенә китерергә ярдәм иткән “Роснефть” башы Игор Сечинның да мәнфәгатьләре бар. Ул “Башнефть”не “Роснефть”кә кушарга җыена.
Өченчедән, Владимир Евтушенконың “Башнефть”нең 1-2 миллард долларлык кыйммәтле кәгазьләре быел көз Лондон биржасына куелачагы турындагы хәбәре сәбәпче. Евтушенко шул юл белән компанияне йотылудан сакларга, чит ил инвесторларын җәлеп итәргә җыена. Ә бу исә каршы якның мәнфәгатьләренә туры килми.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстан хакимиятенең боларга кысылышы юк. Бу хакта республика хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Мифтахов белдерде. Элекке президент Мортаза Рәхимов һәм Уфада теркәлеп бүгенге көндә Австриядә яшәүче улы Уралны тикшерү бүлеге сорау алырга чакырган. Ләкин Урал Рәхимов аны инкяр иткән. Шул уңайдан якын араларда аңа читтән торып гаепләү белдерелеп, федераль эзләү игълан ителүе мөмкин.