Башкортстанның Куергазы районы Таймас авылында Марсель Араптановны 22 августта җирлиләр. Соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы чыга. Таймас авылы хакимияте вәкиле Флүзә Вәлидова сүзләренчә, Араптановның җәсәден туганнары Ростов өлкәсеннән барып алган. Цинк табут атнадан артык юлда булган, озатырга аның белән бергә хезмәт иткән егет тә килгән. Күмү йоласында районның хәрби комиссариатыннан вәкил дә катнашкан. Марсельне зыяратта цинк табуттан алып, хәрби киеме өстеннән кәфен урап җирләгәннәр. "Ул яраланган, башы бәйләнгән иде", ди Вәлидова.
Җеназа вакытында озата килгән хезмәттәше дә, хәрби комиссариат вәкиле дә Марсельнең кайда, ни сәбәпле һәлак булуы турында сөйләп тормаган. "Безнең аңлавыбызча, Украина чигендә... Алар Чечняда хезмәт иткәннәр һәм аннан чыккан булганнар. Интернетта да күргәнсездер, бәлки, алар бомбалауга эләккәннәрдер", ди Вәлидова.
Аның сүзләренчә, Марсель узган ел өйләнгән, әлегә балалары булмаган. Әнисе дә, әтисе дә Таймаста эшли, өлкән уллары Марсельдән кала тагын өч балалары бар. Араптанов башта Чечняда хәрби хезмәттә була, аннан соң контракт белән анда кала. 13 ел инде ул бары тик җәйге яллары вакытында туган авылына кайта торган булган.
Башкортстан хәрби комиссариаты белдерүенчә, Араптанов мәргән (снайпер) булган. Чечнянең Шали шәһәренә урнашкан 65384нче хәрби бүлектә хезмәт иткән. Шартлаудан башы һәм гәүдәсенең башка җирләре яраланып 12 августта һәлак булган.
Солдат аналары комитеты башлыгы Валентина Мельникова хәрби хезмәттәге Русия солдатларының кайберләрен Украина көнчыгышына сугышка мәҗбүри җибәрүләрен белдерде. Ул "Дождь" телеканалында, болар барсы да Әфганстандагы сугышны хәтерләтә, диде.
Чәршәмбе Ставрополь өлкәсенең Солдат аналары комитеты җитәкчесе Людмила Богатенкова да әлеге телеканалга үзләрендә һәлак булган һәм яраланган 400 Русия солдатының исемлеге барлыгын әйткән иде. Бу исемлек төрле хәрби чыганаклардан тупланган. Богатенкова сүзләренчә, бу солдатларның хәрби бүлекләре Чечняның Шали һәм Шатой, Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәренә, шулай ук Русиянең башка төбәкләрендә урнашкан булган.
Солдат аналары комитеты биргән исемлектә Марсель Араптанов хезмәт иткән Шали шәһәре дә күрсәтелгән. Таймас халкы Марсельне җирләгәндә "әрәмнәр генә булды бит" дип әйткән. Вәлидова сүзләренчә, авыл халкы Украина көнчыгышында барган сугышны хупламый. "Авыл халкы сугыш күтәрелмәсә генә иде дип тора. Кемнең тынычлыкта яшисе килми? Украинада шундый фаҗигале вакытлар", ди Вәлидова.
Башкортстан хәрби комиссариаты 25 августта тагын бер егетнең - Күгәрчен районы Әлмәс авылында туып үскән Илнур Килчинбаевның һәлак булуы турында хәбәр алганнарын белдерә. Аңа 28 яшь булган. 73612нче хәрби бүлектә сапер-десант һөҗүм батальонында хезмәт иткән. Бу хәрби бүлек Сембер шәһәренә урнашкан.
Әлмәс Ибрай авылы хакимиятенә карый. Бу хакимияттә эшләүче Айгөл ханым Азатлыкка әлегә Илнурның һәлак булуы турында ишетмәүләрен белдерде. Хәрби комиссариат Илнурның җәсәде әлегә кайтмаганны әйтә.
Уфада яшәүче журналист, блоггер Руслан Рәхимов Украина якларыннан кайткан табутлар арта барырга мөмкин дип белдерә.
"Әле ярты ел гына элек Русиянең бу сугышта ниндидер юллар белән катнашачагы башка да кереп карамый иде. Хәзер исә хәлләр кызганнан-кыза гына бара. Хәзер бу (Русиянең катнашуы) сер була алмый, чөнки һәлак булганнарның җәсәдләре бар. Чечнядагы сугышны хәтерләсәк, Русия бөек, көчле ил, хәзер без анда тиз генә тәртип урнаштырабыз дип шаукым тудырган иде. Аннан бер елдан, ике елдан соң ни булганы әле дә хәтеремдә. Миңа калса, Украинада хәлләр тагын да куркынычрак булачак", ди Рәхимов.
Аның фикеренчә, Русия мәгълүмат чаралары Украинада хәрбиләр булуын да, Украинаның көнчыгышында ниләр булып ятканны да дөрес яктыртмый. Рәхимов Уфадан һәм Русиянең башка төбәкләреннән журналистларның Украинага командировкага барып кайтуын, ә моның төбендә аларны сатып алу ятканлыгын әйтә.
"Кремльнең курчак уйнатучылары Русия төбәкләренә һәлак булганнарның кайтачагын белде. Сатып алу өчен журналистларны Украинага җибәрде, янәсе, бу сугышка өлеш керттерә. Аннан орденнар, премияләр бирелә. Инде орден киштәдә ятканда, премияләр тотылгач цинк табутлар кайта башлый һәм журналистлар дәшмәячәк", ди Рәхимов.
28 августта үзләрен "Донецки халык республикасы" дип атаучы сугышчан төркемнең (ДНР) "премьер-министры" Александр Захарченко Русия яклы сепаратист сугышчылар арасында Русия ватандашларының күп булуын белдерде.
Your browser doesn’t support HTML5
"Россия 24" каналына интервьюда Захарченко алар арасында хәрби хезмәттәгеләрнең дә, хәрби хезмәттән киткәннәрнең дә күп булуын әйтте. Аның әйтүенчә, Русиядән ихтыярый рәвештә сугышырга килгәннәр саны өч-дүрт мең булган. Мәскәү үз кешеләренең күрше илгә каршы сугышуын әле дә танымый.
Атна башында Русиянең дистәләп десантчысы Украинаның Донецки шәһәренә якынлашканда Украина хәрбиләре кулына эләкте. Кораллы десантчылар Украина чиген бозып Донецкига таба инде 20 чакрым юл узган булса да, Русия хәрби җитәкчелеге "алар анда ялгыш адашып килеп чыккан" дип аңлатты. Украина иминлек хезмәте Русия десантчылары сөйләгәннәр язылган видеоны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.
Your browser doesn’t support HTML5
Чәршәмбе көнне Костромадагы Солдат аналары берлегенең офисында Украинада тоткарланган әлеге Русия десантчыларының туганнары җыелды. Алар журналистларга бу хәл турында очраклы рәвештә генә белүләрен, интернетның үзләре өчен бердәнбер чыганак булуын әйтте.
Your browser doesn’t support HTML5