Төмән "Шытыр-шатыр"ы Италиядән җиңеп кайтты

"Шытыр-шатыр" ансамбле түгәрәк уенда

Төмән районы Шыкча авылыннан “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле Италиядә үткән халыкара “Русское лето в Италии” балалар фестиваленнән өч беренче урын алып кайтты.

"Шытыр-шатыр" төркемендәге сәләтле алты баланың оста итеп җырлауларына, очкын чәчеп биюләренә, әллә нинди уен коралларында уйный белүләренә таң калып утырдык”, дип язылган иде бер төбәк газетасында. 2007 елда оешкан ансамбль юкка гына өлкәдә генә түгел, бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә җиңү яуламагандыр шул. Үз эшенә бар җаны белән бирелгән, уңышларыннан башы әйләнмичә, тагын да максатлырак эшләргә омтылган җитәкчеләре – Гаяз Габдуллин чыгышларның һәр секундын, мизгелен, хәрәкәтен алдан ук җентекләп эзләп табып, уйлап төзүеннән киләдер ул мактаулар.

Төркем җитәкчесе Гаяз Габдуллин

Төркемгә килергә теләүчеләр күп, тик Гаяз Габдуллин куйган таләпләрне үти алучылар гына санаулы. Нәкъ менә шулар катлаулы сынауларны ерып чыгалар да инде. “Түгәрәк уен” бөтенроссия фольклор фестиваленең 600ләгән катнашучысы арасында ел саен беренче урын алу бер дә җиңел түгелдер – монда өзлексез хезмәт, таләпчәнлек, максатка ирешүчәнлек, мәдәниятеңне ярату, аңлау кебек сыйфатлар ярдәмгә килә. Ансамбль репертуарында, нигездә, халык көйләре, фольклор-этнографик композицияләрдә себер татарлары традицияләреннән сюжетлар башкарыла. Коллектив төрле җанрларда чыгыш ясый: җыр, бию сәнгате, музыка, халык авыз иҗаты, этнографик композицияләр. Шушы сәнгать төрләренең бергә кушылуы һәм халыкка җиткерелүе себер татарлары мәдәниятен ачык итеп күз алдына китерә.

Италиядә сәяхәт вакытында

Италиянең Эмилия-Романья төбәге Феррьере шәһәре янында урнашкан балалар мәдәни-спорт лагерында Русиянең төрле өлкәләреннән килгән 85 бала бәйгедә катнаша. Ә бәйге, гадәттәгечә, “чыктың да чыгыш ясадың һәм шуның белән нәтиҗәне генә көтәсе кала” тәртибе белән бармый. Анда һәр көндәге чыгышларың, үзеңне тотышың һәм башкалар искә алына. Әлбәттә, борынгы уен кораллары, җырлар, талантлы, тәртипле балалар жюрины әсир итәләр.

Бүләкләрнең бер өлеше

Аларга кадәр Феррьере шәһәре халкын таңга калдыралар әле шыкчалылар. Болай була ул: иң беренче көнне беренче чыгыш итеп сүз “Шытыр-шатыр”ларга бирелә. “Анда костёл алдындагы зур мәйданда җырлау-бию гадәти күренеш икән. Тиз арада сәхнә, кирәкле җиһазлар да әзерләнде, тамашачы өчен урындыклар да куелды һәм алар җыелып та өлгерделәр, - дип сөйли Гаяз әфәнде. – Без үз номерыбызны башкаруга гөрләтеп кул чаптылар, бер-ике көннән төбәк газетасының беренче битендә зур итеп фоторәсемебез дә куелган иде. Фольклорны бик яраталар монда. Эстрада туйдырган инде”.

Шыкчалылар күргәзмәдә чыгыш ясыйлар

Көн дә концертларда катнашу, көн дә яңа номер белән чыгыш ясау, әлбәттә, бик ардыра. Әле башка табигый шартлар, ят ризыклар да сыный үзләрен. Шулай да барлык сынауларны уңышлы үтеп, иң тәртипле төркем исемен яулап, “Фольклор-этнографик ансамбльләр” номинациясендә беренчелекне алып, Урал төбәге данын чит илдә дә танытып кайталар “шытыр-шатыр”лылар.

Әле “Халык вокалы” номинациясенең аерым җырлаучылары арасында зурлар төркемендә Илшат Габдуллин, урта яшьтәгеләрдә Рөстәм Чәлилов та җиңүгә ирешәләр. “Фестивальдә барлык тиешле чыгышларны башкарып бетереп, соңгысын – Илшат “Уел” халык җырын башлар алдыннан: “Монысын да авырсынмыйчан тыңлап карагыз инде, бер өзеген генә бирәбез”, - дип кереш сүз әйттем дә, иң элек кораллар ярдәмендә кошлар тавышларын чыгарып, урман мохитен булдырдык. Һәм нәкъ менә бу җыр ошады да бәяләүчеләргә”, - диде Гаяз Габдуллин.

Илшат Габдуллин

Гади генә Шыкча мәдәният йорты өчен нинди зур җиңү бит бу! Халыкара күләмдә дәүләт ансамбльләре арасында 3 беренче урын алу – сигез ел эшләп килгән төркем өчен зур дәрәҗә. Гаяз әфәнде репертуар өчен бөртекләп җыйган материаллары, туктаусыз эзләнүдән туган уен кораллары, көн саен шөгыльләнүдән чарланган коллективы алып килә бу биеклеккә. Аның хезмәте илебез тарафыннан лаеклы бәяләнер дип ышанасы килә.

Италиядә сәяхәт вакытында

Руфина Чәлилова, Рузалинә Байнашева, Алинә Хәйбуллина, Миләүшә Бегежанова, Рөстәм Чәлилов, Эльфрида Әхмәтҗанова, Илүсә һәм Илшат Габдуллиннар Гаяз Габдуллин җитәкчелегендә Италиядән автобус белән кузгалып китеп, Германия, Польша һәм башка илләр аша авыр, ләкин кызыклы юл үтеп, туган якларына киләчәккә якты хыяллар, өметләр белән, шатлык-сөенечләргә, хис-кичерешләргә, маҗараларга баеп кайттылар. Дөнья күрү белән бергә тәрбияви сабак та алдылар, читтә үзләрен тотарга, аралашырга өйрәнделәр. Тагын да фестивальдә дөнья халыклары мәдәнияте белән таныштылар, осталык дәресләрендә аеруча төйдереп бию күренешләре ошый аларга.

Концертлар арасында ял итәргә дә өлгерделәр, тауларга, Флоренция һәм Венеция шәһәрләренә сәяхәткә бардылар, ике диңгездә коену бәхетенә ирештеләр. Лагерьда бергәләшеп үткәргән туган көннәр дә һич онытылмас.

Гаяз Габдуллин:

– Гүзәл шәһәрләрдән бигрәк, борынгы кыллы һәм чиртеп уйный торган уен кораллары музеен күрүемә чиксез шатландым. Анда нинди генә төрле һәм зурлыктагы кораллар юк! Рәхәтләнеп фоторәсемгә төшереп, карап йөрдем.

– Шулкадәр зур уңышлардан соң, киләчәккә нинди планнар корасыз?

"Шытыр-шатыр" Новосибирскида фестивальдә

– Иң беренче хыялым – ял итү. Балаларны шулкадәр ерак һәм җаваплы сәяхәткә алып чыгу бер дә җиңел түгел. Аннары репертуар турында уйларга кирәк булачак. Яңадан-яңаны тәкъдим итмичән торып, яхшы нәтиҗәгә ирешүне көтәсе дә юк, борынгы җырларны, аларның да балалар өчен яраклысын табасы алтын эзләгән шикелле катлаулы.

Борынгы катлам югалып бара, танылган бер белгечнең (кызганыч, исеме истә калмаган), сезнең осталык башкалардан бер башка югары диюе тагын да тырышуны таләп итә. Ә Италия белгечләренең дә, Казан галимнәре кебек: “Ансамбльдәге һәр балага аерым кием булдырсагыз, тагын да отышлырак булыр иде”, - дигән киңәшләрен дә планның бер өлеше итеп куйдык.