21 сентябрьдә Мәскәүнең Әсадуллаев йортында татар хатын-кызларының җыены узачак. Аны оештыручыларның берсе булган җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәров сүзләренчә, Мәскәү һәм Мәскәү яны татарларын бергә туплау өчен алар ярдәмне хатын-кызлардан көтә.
“Хатын-кызлар ирләргә караганда активрак. Мин узган ялларда үткән сайлауда күзәттем - тавыш бирүчеләрдән дүрттән өчесе хатын-кыз. Ирләр берни белән дә кызыксынмый. Хатын-кызлар татарлыкны күтәрергә ярдәм итәр дип уйлыйм, шуңа аларны җыйнап сөйләшү башларга булдык”, ди ул.
Искәндәров әйтүенчә, беренче очрашу әле танышу рәвешендә генә булачак. Аннары инде татарлыкны, татар гаиләсен саклау турында сөйләшүләр алып барылыр дип өметләнә.
“Халкыбыз бетә бара. Чиркәүләр арта, мәчетләр юк, татар телен кысалар. Шуңа Мәскәүдә яшәүче Мөхәммәт Миначев Әсадуллаев йортында хатын-кызларны җыярга кирәк дигән фикергә килде.
“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Татарстанның Русиядәге вәкиллегендә җыелган иде, шуның белән эше тукталды. Төрле конгрессларга шул ук бер кешеләр йөри. Алар үзара гына сөйләшәләр, ә башка хатын-кызларны туплау юнәлешендә эш алып бармыйлар”, ди ул.
Искәндәров сүзләренчә, күп кенә Мәскәү татарлары хәтта Әсадуллаев йорты барлыгын да белми.
“Әсадуллаев йортына15 ел булса да аның турында ишетмәүчеләр бик күп. Халыкны ничектер җыйнарга кирәк. Беренче очрашуга бер 50 хатын-кыз килер дип өметләнәбез. Әлбәттә хәзер күбесенә концертлар гына кызык, милләт өчен мөһим проблемнар турында сөйләшергә теләүчеләр алай күп түгел”, ди ул.