Наlal Guide проекты ярдәмендә мөселманнар кайсы төбәктә булуга карамастан, мобиль җайланма аша тиз арада үзенә кирәк мәчетне хәләл кафены, кибетны һәм гомумән мөселманнар белән бәйле урыннарны таба ала. Шулай ук намаз уку вакытын белүгә дә әлеге проект ярдәм итә, имамга сорау да биреп була.
Наlal Guide моңа кадәр нигездә Русиядә генә эшләсә, хәзер инде Беларус, Украинага да чыкканнар. Әлеге проектны уйлап табучы Айрат Касыймов Азатлыкка әйтүенчә, андагы мөселманнар зур активлык күрсәтә икән.
Әлеге проект башланганда түләүле булса, хәзер инде бушка карап була.
“Мобиль технонлогияләр үсеш ала. Мөселманнар өчен элек бары тик белешмәлекләр генә бар иде. Шуңа бу хезмәтне эшләдек. Сәхифәгә көненә 3 мең кеше керә. Кушымта татар телендә дә эшли, гомумән сәхифә өч телгә тәрҗемә ителгән булса, кушымта үзе алты телдә”, ди ул.
Кушымтадан иң күбе Мәскәү үзәгендәге мәчетне эзлиләр икән.
“Башкалага килгән кунаклар эзлидер, мөгаен. Мәчетне табу җиңел түгел бит”, ди Касыймов.
Мөселманнар белән бәйле урыннарның ачылу-ябылуын махсус кеше күзәтә. Шулай ук ул төбәктәге мөселманнар белән элемтәдә торып, яңа урыннарны өстәп бара.
“Кафе, рестораннарга килгәндә, әлбәттә, алар Казанда күп, шуңа табу проблема түгелдер, ә Мәскәүдә алар еш ачыла һәм шул ук вакытта бик еш ябыла да”, ди Касыймов.
Хәзер алар волонтерлык юнәлешен җәелдерә һәм кешеләре яңа урыннарны үзләре дә билгели ала.
“Әле төзелеп килүче генә мәчетләрне дә кертәләр. Мисал өчен Казаннан “Котдус” дигән мәчетне теркәделәр, ул әле ачылмаган бугай, әмма инде анда намазлар укыйлар. Иң күп урыннарны Казаннан өстиләр, чөнки анда ислам үсеш алган. Чечня, Махачкаладан да күп. Себер бик активлашты. Омски, Төмәннән бик күп яңа урыннар җибәрәрләр”, ди Касыймов.
Аның әйтүенчә, якын арада алар Балтыйк буе илләре, Германиягә чыкмакчы, шулай ук Кытай белән сөйләшүләр бара. Бары Испания мөселманнары гына үзләрендә үк шундый кушымта булуы сәбәпле, теләктәшлек күрсәтүдән баш тартакан.
Әлбәттә бүгенге көндә Русиядә күп кенә мәчетләрдә имам вазифасы инде татарлардан башка милләт вәкилләренә күчеп бара. Шуңа татарча вәгазь укыла торган мәчетләрне аерым билгеләү дә яхшы булыр иде. Касыймов моның яхшы идея булуын таныды.
“Без мәчет имамының исемен язабыз һәм аның аркылы инде чамаларга була, әмма татарча вәгазь укучы мәчетләрне билгеләү дәрәҗәсенә әле җитмәдек, бу кызык фикер”, ди ул.