Русия президенты Владимир Путин шимбә көнне Саклану министрлыгына Ростов өлкәсендә булган гаскәрләрне үзләренең даими торган урыннарына кайтару турында фәрман бирде. Русиянең рәсми мәгълүмат агентлыклары белдерүенчә, шимбә Иминлек шурасының ашыгыч утырышы үткән. Бу утырыштан соң Русия хәрби көчләре башлыгы Путин Саклану министры Сергей Шойгуга Ростов өлкәсеннән гаскәрләрне үз урыннарына кайтарырга дигән күрсәтмә биргән. Русиянең рәсми мәгълүмат чаралары гаскәрләр монда китерелгәннән бирле, алар анда "күнегүләрдә генә" дип белдереп килде.
Путинның сүзчесе Дмитрий Песков сүзләренчә, сүз "җәй көне Ростов өлкәсендә күнегүләрдә булган" 18 меңгә якын хәрби турында бара.
Русия хәрбләренең күнегүләрдә генә түгел, ә Украинаның көньяк-көнчыгышында сугышларда катнашканлыгы турында көннән-көн күбрәк дәлилләр арта. Бу бәрелешләрдә һәлак булган өч хәрбине Башкортстанга кайтарып җирләделәр. Сарманнан Фәнис Хәсәншин, контракттагы хәрби буларак, Азатлыкка Украинада сугышуын яшермәде. Шулай ук интернетта gruz200.net сайты Украинадагы сугышта һәлак булган, әсирлеккә төшкән, язмышлары билгесез һәм ялланып сепаратистлар ягында сугышкан русияләр исемлеген туплый.
Украинада һәлак булгач, Дондагы Ростов шәһәренә моргка китерелгән һәм аннан соң туган ягы Бөгелмәгә кайтарып күмелгән Захар Тимин –Русия хәрбиләренең бу сугышта катнашуына тагын бер дәлил.
Ирина Тимина ире Захарның һәлак булуы турында 16 августта хәбәр ала. Бу көнне аның янына хәрби комиссариат майоры килеп Захарның хәрби вазифасын үтәгәндә һәлак булуын җиткерә. Ирина "Новая газета"га иренең 13 августта һәлак булуын, аннан соң сигез көн үткәч, цинк табутта Бөгелмәгә кайтарып җирләүләре турында сөйли.
Ирина Тимина сүзләренчә, Захар Тимин хәрби, взвод командиры булган, әле күптән түгел генә өлкән лейтенант дәрәҗәсе алган. Чечнядагы 27777нче хәрби бүлектә хезмәт иткән. Алар телефон аша әледән-әле хәбәрләшеп торганнар. Ирина июль ахырыннан башлап Захарның югалып торган чаклары була башлады дип әйтә.
"...24 июльгә каршы төндә көтмәгәндә аннан Ростовка баруы турында СМС килеп төште. Аннан соң ул телефоннан төн буе йокламаулары, юлга җыенулары турында да сөйләде. Бу көтелмәгән хәлне ул үзе дә, ни булуын һәм кайда баруларын аңламаган иде. Әмма, мин аның белүен, әйтергә ярамаганга, бу хакта сөйләмәвен дә кире какмыйм. Аннан соң, кайткач (Новочеркасскига), ул, барсы да әйбәт дип, мине тынычландырды... Аннан соң ул өч тәлеккә югалды. Элемтәгә чыккач, телефон батареясын тутырырга мөмкинлек булмады, лагерьда ут булмый торды, дип сөйләде... 11 августта ул миңа соңгы тапкыр шалтыратты. Без, гадәттәгечә, бөтен нәрсә турында да сөйләштек. Соңыннан ул миңа телефонын тутытырырга тагын мөмкинлек булмаячагын һәм кайчан элемтәгә чыгачагын бөтенләй белмәвен әйтте", дип сөйли Ирина.
Аның сүзләренчә, Захар Иринага бервакытта да Донбасска барабыз дип белдермәгән. "Минем ирем контрактник та, хәрби хезмәттәге кеше дә түгел, ул офицер. Офицерларга барсы да күпкә катырак тыелган. Офицерлар ни дә булса белсәләр дә, алар бу хакта беркайчан да әйтмиләр", ди Ирина.
Исемсез каберләр дә арта
Социаль челтәрләрдә 2014 елның җәендә пәйдә булган каберләр турында мәгълүмат арта. Шундыйларның берсен Җанлы журналга язучы Андрей Палыч тәкъдим итә. Ул 10 октябрь көнне Дондагы Ростов шәһәрендәге зиратка әтисе кабере янына бара һәм быелгы җәйдә күмелгән исемле һәм исемсез каберләрне күреп ала. Хәзер мәетләр җирләнми торган иске каберлек янындагы юлда, кеше күзеннән ерак урында, буе белән өч рәт яңа каберләр пәйдә булу турында яза ул.
"Күбесенең үлгән вакыты 2014 елның җәе һәм көзе дип куелган, күбесе 20-30 яшьлекләр, 40-45 яшьтәгеләр дә бар. Бөтенесе дә 60ка кадәр булганнар...", дип яза Җанлы журнал авторы.