Май аенда кабул ителгән һәм үзара "Мәктәп киеме" дип йөртелгән мәгариф канунында укучыларның нинди киемнән йөрүен Русия төбәкләре үзләре билгеләргә хокуклы, диелгән. Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов мәктәптә укучыларга яулыктан йөрү тыелмаячак, диде. Мордовиядә, Ростов өлкәсендә яулыклы кызлар мәктәпкә кертелмәде.
Пирогов исемендәге Русия медицина институты үз студентларына дини һәм милли киемнән йөрүне тыйды.
Узган ел Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә мәктәп уставлары үзгәртелеп мәктәптә яулыклар тыелырга мөмкин, дигән ишарә булган иде. Мәктәп яшендәге кызларның яулыкларын экстремизм таралу куркынычына бәйләп аңлаталар. Урта мәктәптә укучы кыз баланың үсәсе, белем аласы бар, ул экстремистик карашларны таратучы була алмый, ди күп еллар Истанбулда мәктәптә укыткан мөгаллимә, хәзер ирекле язучы Берил Дәүләт.
Үз блогында Берил ханым "Урта мәктәптә яулык бәйләү – балта чабу", исемле мәкалә урнаштырган. Белеме сай булган, карашлары әле ныгымаган кыз балага яулык бәйләргә кушу ул аның сафлыгына балта чабу, баланың психологик балансын бозу, дип дәвам итә Берил Дәүләт.
Узган ел Казанның 12нче санлы татар гимназиясе мөдире Илһамия Тимеркаева үзендә укыган бер баланы гаиләсе Яңа ел бәйрәм итүне "хәрәм" дип аны бәйрәмгә җибәрмәгәч мәгълүмат чараларына "яулык бәйләп кенә дини булып булмый", дип белдергән иде.
Түбән Камада эшләүче инглиз һәм татар теле укытучысы Эльза Нәбиуллина үз мәктәбендә һәр сыйныфта диярлек башына бәйләгән мөслимә кызларның укуын сөйләде. Аларның мәктәбендә Алтайдан күчеп килгән мөселман балалар да укый.
"Алар Татарстанда үзләренә елышыр җир таба", диде Эльза Нәбиуллина Азатлыкка.
Быел Нобель тынычлык бүләге Пакстанда кыз балалар хокуклары өчен көрәшүче Малала Йосыфзаига бирелде. 11 октябрь дөньяда Кыз балалар көне билгеләнде.
"Кыз балалар тәрбиясенең мөһимлеге турында укытучылар гына түгел, һәр олы кеше уйласын. Аларны киң мәгълүматкә ия итеп, ирекле һәм сау-сәламәт итеп үстерергә тырышырга кирәк", диде Истанбулдан Берил Дәүләт.