Германия күзләү идарәсе: Малайзия Boeing-ы һәлакәтенә ополченецлар җаваплы

Очкычның бер кисәге

Германия күзләү идарәсе BND, Малайзиянең Boeing MH17 Донецки өлкәсе күгеннән очканда һәлакәткә юлыгуга ополченецлар җаваплы, алар "Бук"тан аткан дип белдерә. Бу хакта, РИА "Новости" Spiegel 19 октябрьдә язып чыккан дип хәбәр итә.

Очкыч һәлакәте турында хисапны BND рәисе Герхард Шиндлер 8 октябрьдә тәкъдим иткән. Бу документ күпләгән документлар, шул исәптән иярченнәр язган һәм төрле фотосурәтләр белән беркетелгән.

Германия күзләве фаразынча, ополченецлар Украинаның хәрби саклагычларында кулга төшергән "Бук" зенит-ракета комплексын кулланган. Шиндлер сүзләренчә, бу хәлгә карата Русия һәм Украинаның күзаллаулары дөреслеккә туры килми. Ул очкычны бәреп төшерү артында Донбасс бәйсезлеге тарафдарлары тора дип белдерә.

Амстердамнан Куала-Лумпурга баручы очкычны 17 июльдә Донецки өлкәсендә бәреп төшерделәр. Очкычтагы 298 кешенең барсы да һәлак булды.