ЮКОС хиссәләре ияләре Русиянең чит илләрдәге милкен кулга алуны таләп итә

ЮКОС ширкәтенең элекке хиссә ияләре Һааг мәхкәмәсе карары нигезендә үзләренә тиешле 50 миллиард доллар акчаның түләнүен таләп итеп Русиянең Европа һәм АКШтагы милкен кулга алуны сорарга җыена, дип яза Германиянең "Шпигель" басмасы.

ЮКОС инвесторлары бу хактагы шикаятьләрен Германия, Британия, Нидерланд, Франция һәм АКШ мәхкәмәләренә тапшырачак. "Шпигель" язуынча, алар җиңә калса, Русиянең Германиядә "Аэрофлот" өчен заказ биргән очкычлары кулга алынырга яки газ өчен Русиягә түләнмәскә мөмкин.

28 июль Һаагтагы мәхкәмә Русияне ЮКОС нефть ширкәте акчаларын урлауда гаепләде һәм 2015 елның 15 гыйнварына кадәр инвесторларга бу акчаны кире кайтарырга һәм 65 миллион доллар штраф түләргә карар кабул итте. Русия бу карар белән килешмичә аны кабат шикаять итәчәген белдергән иде.

2003 елда хакимиятләр ЮКОСны салымнарны түләмәүдә гаепләде. Ширкәт башлыгы ялган юл белән акча үзләштерү өчен төрмәгә хөкем ителде. ЮКОС акчалары дәүләтнеке булган "Роснефть" ширкәтенә күчте. Яңа хуҗа компенсация түләүдән баш тартты. Мәхкәмә эше 10 елдан артык дәвам итте.