Камал сәхнәсендә шүрәлеләр кешелеклелек үрнәген күрсәтә

Your browser doesn’t support HTML5

Камал театрында "Җанкисәккәем" тамашасы

Казанда Камал театры премьералардан тыш халык яратып өлгергән спектакльләрне дә зур сәхнәдә куюын дәвам итә. 17 октябрьдә драматург Туфан Миңнуллинның "Җанкисәккәем" спектакле шүрәлеләр аша мәдәниятлелек үрнәген күрсәтте, тамашачылар шүрәлеләрдән түгел, хайвани ихтыяҗлар белән генә яшәүче кешеләрдән көлде.

Камал театрында "Җанкисәккәем" спектакле бик халыкчан күренде. Шүрәлеләр авыл кызларын мәдәниятле булулары белән шаккаттырды. Көлкеле урыннар халыкны җанландырды, Фәнис Җиһаншан уйнаган исерек авыл егете Рим бигрәк тә истә калырлык булды. Тамашачыларга үбешу-яратышу кебек мизгелләр бигрәк тә ошады. Аракы эчүгә, интим мөнәсәбәткә, йөз-кыяфәткә бәйле урыннарда спектакльгә килгән халык рәхәтләнеп көлеп утырды. Җомга кичен булган әлеге тамашада залда буш урыннар күп калмаган иде. Ерак Көнчыгыш илләреннән килгән кунаклар да "Җанкисәккәем" аша мәдәниятле татар шүрәлеләрен күрде.

Бу фантастик хикәя авыл яшьләренең урман ияләре - шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Камал театрының рәсми битендә язылганча, драматург иҗат иткән шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән бик нык аерылып тора. Спектакльдә алар кешеләр тормышына татарларның сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керә. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне шүрәлеләр кире кайтарырга тели, алар моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларны җәлеп итәргә тырыша. Әмма халыкның игътибары хайвани ихтыяҗлар белән генә яшәүче кешеләр образыларында иде, алар кызларны кочаклаучы шәһәр егете Исфаннан һәм исерек Римнан көлде. Автор күтәргән мәсьәләләр, проблемнар бүген дә актуаль булып чыкты.

Драматург Туфан Миңнуллин язган әлеге әсәр ике бүлектән торды, спектакль 2 сәгать 40 минут барды. "Җанкисәккәем"нең премьерасы 1995 елның 27 октябрендә булган. Камал театрының рәсми битендә язылганча, спекталь янәдән 28 ноябрьдә күрсәтеләчәк.