Удмуртия милли хәрәкәтендә юбилейлар узды

Ижаудан "Афәрин" бию төркеме чыгыш ясый

2014 ел Удмуртия татарлары тарихында юбилейлар белән истә калыр. Ижау шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге оешуына 25 ел, “Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясе эфирында яңгыраучы “Очрашу” радиожурналына 25 ел, “Иман” татар яшьләре берлегенең эшли башлавына 20 ел, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе оешуына 10 тулды. Әлеге түгәрәк даталарга багышланган кичә 24 октябрьдә республиканың Халыклар дуслыгы йортында зурлап билгеләнеп үтелде.

Кунакларны фойеда “Бәхет” ансамбле каршы алды. Ижау шәһәренең 4нче сәнгать мәктәбе укучыларының халыклар дуслыгы бәйгесенә багышлап әзерләнгән сурәтләре тамашачыларда кызыксыну уятты. Аларның татар-башкорт тормышын чагылдырган рәсемнәре ТИҮ тарафыннан яклау тапты – рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантаналы кичәне ачып, алып баручылар “25 ел яшьләр өчен шушы дата гөрләп эшләү чоры булса, милли хәрәкәт өчен бу тарих. Татар үзәген оештыручы Фәнүс Газизуллин, Мәсгут Гаратуев, Габидә Даутова һәм Ниязи Насретдинов, Ибраһим Биектаулы һәм Рәис Габдуллин исемнәре Удмуртия татарлары тарихында мәңге сакланыр”, дип татар оешмасының иң актив әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фнүн Мирзаянов чыгыш ясый

Удмуртия ТИУ президенты Фнүн Мирзаянов: “Илебездә барган сәяси үзгәреш җилләре милли оешманы какшатмады, халык арасында таркаулык тудырмады. Газизуллин, Гаратуев башлаган эшкә кушылырга, милләткә хезмәт итәргә теләүчеләр саны артты. Удмуртия ТИҮ республикада милли комитет булдыруда, соңрак аның милли сәясәт министрлыгына әверелүендә татар активистларының өлеше зур. Бүген республикада һәр милләткә телен, мәдәниятен саклап калырга, үстерергә мөмкинлекләр тудырылды, милләтара дуслык хөкем итә”, диде.

Мәсгут Гаратуев 4нче сәнгать мәктәбенә рәхмәт хаты тапшыра

Сәхнәдән һәр чыгыш ясаучы милли оешмаларның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Кичәдә балалар бакчаларыннан сабыйларның саф татар телендә чыгыш ясавы да милли оешмаларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Балалар бакчаларында татар төркемнәре, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылуы татар гаиләләрендә үсүче малай-кызларга туган телен өйрәнүгә юл ачты. “Без милләтебезгә хезмәт итә алуыбызга шат”, диде Ижау шәһәренең 116нчы санлы бакчасының татар теле белгече Рәсилә Гатауллина.

Тамашачылар

25 ел элек республика татарларын берләштерүче татар телендә “Очрашу” радиожурналы барлыкка килде. Журналист Ирек Хисаметдинов туган телебездә халыкка милли хәрәкәт яңалыклары турында сөйләде, Удмуртиядә гомер итүче шәхесләр белән таныштырды, динебезнең сафлыгы хакында сәхифәләр, татар халкының тарихына багышланган чыгышлар әзерләде. Ирек Хисаметдиновның эшен мин дәвам иттем. Тапшыру республикада гомер итүче татарлар тормышын яктырта, сәнгатькәрләр белән таныштыра, язучылар, шагыйрьләр иҗатын халыкка җиткерә.

Кистем авылы үзешчәннәре чыгышы

“Иман” татар берлегенә дә 20 ел. Бу дәвердә берлек республикада яшәүче татар егет-кызларына үзаңын үстерүдә зур этәргеч бирде. Яшьләр Татарстан һәм башка төбәкләр белән элемтә булдырды, төрле бәйгеләрдә катнашты, бихисап чаралар уздырды. Халкыбыз арасында аеруча чәк-чәк бәйрәме дан казанды.

Удмуртия татарларның милли-мәдәни мохтарияте тууына да 10 ел. Мохтариятнең бүгенге җитәкчесе Рәмзия Габбасова республикадагы барлык милли үзәкләр, мәгълүмат чаралары – радио, телевидение, газета – бергә тупланып эшләп, татар халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә зур бер көч булды, дип юбилярларга бүләкләр тапшырды. Бүләкләрне ТИҮ милли хәрәкәт ветераннарына, республика төбәкләреннән килгән коллективларга да бирде.

Балезино районы Падера авылыннан "Дуслык" ансамбле җырлый

Кичәдә Удмуртиянең һәр төбәгеннән берничә коллектив чыгыш ясады. Балезино районы Кистем авылы клубы мөдире Светлана Касимова татар милли оешмалары сәяси тормышка килеп кушылгач, коллективларга эшләве җиңелрәк булуын белдерде. Ижаудагы “Гүзәл”, “Шатлык” коллективлары җитәкчеләре Нурулла Хуҗагалиев, Фәния Гадальшина да милли оешмаларның актив эшчәнлеге коллективларга күп санлы егет-кызларны китерде, аларга ярышып сәнгатебезне күтәрергә юл күрсәтте дигән фикерне җиткерде. Шулай итеп, милли хәрәкәтнең татарлыкны саклап калуда, үстерүдә өлеше бик зур. Бу елларда тупланган тәҗрибәне кулланып, алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәргә язсын.