"Идел" журналы җитәкчелеге эштән китә

"Идел" журналының октябрь саны тышлыгы

"Идел" журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, урынбасар Галина Зәйнуллина һәм җаваплы сәркатип Наил Ишмөхәммәтов эштән китә.

Быел 25 еллык юбилеен үткәргән "Идел" журналы зур үзгәрешләргә дучар. Журналның русчасына яңа редактор, язучы Габдрахман Әбсәләмовның оныгы Альбина Әбсәләмова куелды. Ул русча вариантының эчтәлеге өчен җавап бирәчәк.

Моңа кадәр оештыру эшләре дә, татарча-русча журналларның эчтәлеге дә баш мөхәррир Рөстәм Галиуллин өстендә иде. Ул 5 ноябрьдән эштән китәм дип гариза язган. Журналистлар арасында моңа кадәр "Идел"дә эшләгәннәр, редактор урынбасары вазифаларын башкаручы, сәнгать белеме фәннәре кандидаты Галина Зәйнуллина һәм җаваплы сәркатиб Наил Ишмөхәммәтовны эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр дигән сүзләр таралган. Ул гына да түгел, янәсе, Әбсәләмова, аларны эштән алган очракта гына, редактор булып киләм дигән шарт куйган. Әбсәләмова белән бергә "Идел"гә Алена Кәримова да килгән һәм ул Әбсәләмованың урынбасары итеп билгеләнгән.

Азатлык бу килеп туган вазгыятькә аңлатмалар алу өчен баш мөхәррир Рөстәм Галиуллинга шалтыратты. Беренче шалтыратканда ул: "Эшем күп, ике сәгатьтән соң шалтыратырсыз", дигән иде, аннан соң бөтенләй телефонын алмады.

Наил Ишмөхәммәтов

Наил Ишмөхәммәтов сүзләренчә, Тататарстан мәдәният министрлыгыннан "Иделгә" махсус күрсәтмә килеп төшкән. Янәсе, министрлык хезмәткәрләре "Идел"нең өч ел дәвамында чыккан саннарын укыганнар, эротик рухта язылган һәм норматив булмаган лексика кулланылган урыннарны тамгалаганнар һәм редакция алга таба әдәби калыплардан уңга-сулга тайпылмасын өчен Альбина Әбсәләмованы русча "Идел"гә редактор итеп билгеләп куйганнар.

Әбсәләмова килүгә журналның эчтәлегенә үзгәрешләр кертә башлады, дип сөйли Ишмөхәммәтов. Октябрь саны әзерләнеп беткән дияргә була. Яшь язучы Марина Коновалованың үсмерләр турындагы повесте, һәм тагын берничә әсәр белән бергә Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулланың "Эпос" дип аталган автор баганасы да бу саннан төшеп кала.

"Безнең журналга 16+ дип язылган. Җиңелчә эротика тыелгач, нигә шул яшьтән соң укырга мөмкин дип тамгалаганнарын аңламыйм. "Үсүсү-пүсүсү" дип кенә яшьләр белән сөйләшеп булмый хәзер. Әбсәләмова килгәч тә тиражны өч мәртәбә күтәрәчәкмен дип сөйләнде. Бу хәлне белмәгәннән сөйләнгән сүзләр бу. Без язылучларны саклар өчен күпме чабабыз, күпме йөгерәбез", ди Ишмөхәммәтов.

Сәркатип сөйләвенчә, аның эштән китү мәсьәләсен баш мөхәррир Галиуллин үз янына чакырып әйткән. "Ул бу хакта безгә яшереп тормады, чакырып алып, "шундый сүз бар, нишлибез" дип сорады. Мин калуымнан журналга зыян килә икән, китәм дип әйттем. Мин цензурага каршы түгел. Журналларга цензура кирәк. Әмма бу хәлләр инквизициягә тиң. Бер тапкыр кисәтү дә алмаган кешеләрне алай итеп чыгарып ташламыйлар", ди Ишмөхәммәтов.

2006 елдан бирле "Идел"дә эшләгән Зәйнуллина, 2012 елның гыйнварында бу басмага килгән Ишмөхәммәтов та 5 ноябрьдән эштән китү турында гариза язганнар. Ишмөхәммәтов хокукларны яклап көрәшүдән мәгънә булмаячак дип әйтә. Мәхкәмәләрдә дә аларның үз кешеләре бар, ди ул.

Альбина Әбсәләмова

Альбина Әбсәләмова Азатлыкка, "Идел"гә килгәндә, кемне дә булса эштән җибәрегез дигән шарт куймадым, дип белдерде. Ул журналның эчтәлеген төптән үзгәртергә тели. Азатлык белән русча гына сөйләште.

"Мин журналда яхшыларны саклап каласым һәм шулай ук яңа авторларны да җәлеп итәсем килә. Үзебезнең классикларны, фронтта булганнарны да искә төшерү кирәк, җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килә бит. Журналның алдагы саннарында тарихи, фронтовикларга багышланган язмалар һәм онытылган классикларыбызның исемнәре дә булачак. Узган санда Мирсәй Әмир турында язсак, алдагы санга Фатыйх Хөснине бирәчәкбез. Шулай ук, журнал укучыларга инде таныш булган гына түгел, ә башка, билгеле булмаган яшь авторлар да басылачак", ди Әбсәләмова.

Ул язылучылар санын арттырырга һәм шулай ук журналның интернеттагы версиясен дә үзгәртергә теләвен әйтте. "Басма журнал да үзгәрәчәк, ул заманча һәм матуррак булырга тиеш", ди Әбсәләмова.

Октябрь саныннан кайбер материалларның төшеп калуын түбәндәгечә аңлатты. Аның сүзләренчә, Ркаил Зәйдулла үзенең материалын соң җибәргән, журнал җыелып беткән инде. "Ә кайбер авторларга килгәндә, без аларны яшьләргә туры килми дигән нәтиҗәгә килдек. Без матур тел белән югары әдәбият үрнәкләрен бирергә тырышачакбыз", ди Әбсәләмова.

Сөмбел Таишева

"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева фикеренчә, "Идел" 25 еллык юбилееннан соң булган "сынауны" уза алмаган. Шуңа күрә "Татмедиа" һәм Татарстан мәдәният министрлыгы әлеге үзгәрешләрне кертергә булган.

"Татмедиа"да 21 журнал чыга. Айга ике тапкыр журналларга багышланган очрашулар булып тора. Анда журналның эчтәлеген һәм финанс ягын карыйбыз. Бу "Идел"не генә түгел, ә бөтен журналларга да карый, алдан белгечләргә мөрәҗәгать итеп, алар теге йә бу журналны тикшереп үзләренең фикерләрен җибәрләр.

"Татмедиа"ның башлыгы "Идел"гә багышланган киңәшмә үткәрде һәм шунда Галиуллинга рус версиясенә яңа мөхәррир билегеләргә тәкъдим иттек. Без аңа "Идел" филиалының директоры һәм шул ук вакытта татар вариантының баш мөхәррире булып калырга тәкъдим иттек. Рус версиясенә данлыклы Альбина Әбсәләмованы чакырдык. Аның төрле проектлар эшләгәне бар. Ул Ватан сугышына багышланган яңа проектлар да эшли", ди Таишева.

Аның сүзләренчә, бу үзгәрешләргә кадәр Милли музейдан һәм Татарстан язучылар берлегеннән дә "Идел" белән эшләргә кыен дигән шикаятьләр булган. Таишева язылучылар саны кими баруны да әйтә.

Галиуллин, Зәйнуллина һәм Ишмөхәммәтовның китүен Таишева түбәндәгечә аңлатты. "Галина Зәйнуллинага 58 яшь. Ул ире янына Мәскәүгә күчә һәм анда яшәчәкмен дип белдерде. Бу хакта ул "Татмедиа" башлыгы янына килеп үзе сөйләшкән. Наил Ишмөхәммәтовка килсәк, журналны тикшерүчеләрнең фикерләренә күрә, норматив булмаган лексика белән берничә язма чыккан һәм байтак кына билдән түбән темалар күтәрелгән. Ул җаваплы сәркатип буларак, һәр сан өчен җаваплылыкны үз өстенә алган. Ә инде Галиуллинның китүенә килсәк, ул үзе килеп гаризасын имзалатты", ди Таишева.

Аның сүзләренчә, әле "Идел"нең баш мөхәррире кем буласы тәгаенләнмәгән. "Бездә басмаларның җитәкчеләрен билгеләү министр (мәдәният министры?) аша үтә. Ул хәзер ялда, киләсе атнада кайтачак. Берничә намзәтне карап, берсен сайлап куярлар дип уйлыйм", ди Таишева.

Ишмөхәммәтов "Идел"дәге бу үзгәрешләрне "иҗади гаиләне туздырдылар" дип бәяләде. Аның сүзләренчә, 2011 ел ахырына русча һәм татарча журналларга язылучылар саны 500гә генә калган булган, хәзер русча журналны 1300, татарчасын 2500 кеше алдыра.

Журналистлар арасында Рүзәл Мөхәммәтшин дә "Идел"дән китә икән дигән сүзләр таралган. Мөхәммәтшин Азатлыкка бу сүзләрне кире какты. "Идел"дәге хәлләргә ниндидер аңлатмалар бирүдән баш тартып: "Мин анда кечкенә кеше", диде.