Дини идарәдәге яңалыклар, Җәмигъ мәчетенең төзелеше турында мәгълүматләр алу теләге белән без Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән әңгәмә кордык. Ул соңгы вакытта булган үзгәрешләр, башкарган эшләре хакында сөйләде.
– Русия мөселманнарының дини идарәсе турында сөйләп китсәк, ул искиткеч нәтиҗәле, күпкырлы булды соңгы айларда. Сүзне Кырым белән бәйле вакыйгалардан башлыйсым килә. Чөнки соңгы вакытларда без анда еш булдык. Шунысын да әйтергә кирәк, Кырым вакыйгалары башлангач, Кырымга күпләр йөрде. Ләкин мин пәйгамбәрнең сөннәтенә таянып, “Чакырмаган җиргә барма” дигәнне истә тотып, үз теләгем белән анда барырга ашыкмадым.
Your browser doesn’t support HTML5
Бары тик Кырым мөфтие: ”Сезнең белән киңәшер сүзләр бар иде”, дип рәсми чакыру җибәргәннән соң гына бардым. Аның белән ачыктан-ачык сөйләшү булды. Мин аннан сездә нинди теләк, үтенечләр бар, сезне бүгенге көндә нәрсә хафаландыра, мин боларны хәл итәр өчен кулымнан килгәннәрне эшли алам дип белдердем.
Без килгән көннәрдә кырымтатарларның милли Мәҗлесе очрашуы да булды. Ләкин минем анда катнашырга чакыруым юк иде. Мин анда катнашырмын дип уйламаган идем. Рифат абый Чубаров чакыру биргәннән соң минем ул Мәҗлестә катнашырга да мөмкинлегем булды. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Без бергә утырдык. Кырым татарлары белән тулы тамаша залында ниндидер киеренкелек булуы миңа гына түгел, башкаларга да сизелгәндер.
Your browser doesn’t support HTML5
Халыкның билгесезлектән нәрсә булыр инде дип көткәнлеге тамаша залының һавасында эленеп торган кебек тоелды. Әле Мәҗлес очрашуы башланганчы бер ханым тамаша залының уртасын ярып минем яныма килде дә рус телендә: "Мин сезгә үзебезнең илебезнең Украинаның әләмен бүләк итәм. Без Украина гражданнары, Русиянеке түгел. Сез анда Русиягә кайткач әйтегез, без Украинада яшибез, башка илне кабул итмибез", диде. Мин рәхмәт әйтеп ул әләмне алдым. "Мин барлык илләрнең дә дәүләт символын хөрмәт итәм, рәхмәт", дидем. Соңыннан миңа ул ханым Мостафа Жәмилевнең абыйсының хатыны дип таныттылар.
Ул очрашуда чыгыш ясарга дип килмәгән идем. Ләкин Рифат Чубаров үзенең чыгышыннан соң миңа да сүз бирде. Мин татарча сәламемне җиткергәннән соң рус теленә күчеп болай дидем:
Your browser doesn’t support HTML5
"Быел данлыклы кырымтатар галиме, мәгърифәтче, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринскийның вафатына 100 ел тула. Ул вафат булганнан соң танылган Фатих Кәрими үзенең язмасында “Татар халкының бабасы (атасы) рәхмәтле булды”, дип язып чыккан. Кырымтатар дип түгел, ул биредә барлык татарларны да күздә тоткан. Сез – бөтен татар дөньясының әтисе булган Гаспринскийның уллары, оныклары. Хәзер инде Кырым Русиягә кушылган икән, сез үзегезгә нинди файда кирәк шул турыда кайгыртыгыз. Карарларыгыз белән үзегезгә зарар салмагыз", дип әйттем.
Your browser doesn’t support HTML5
Мин ул вакыйгадан соң Кырымда күп тапкыр булдым. Октябрь аенда Бакчасарайдагы Үзбәк хан мәчетенең 700 еллыгы үткәрелде. Анда да катнаштык. Хәзер инде Кырымдагы башка мәчетләрне дә кырымтатарларга кайтару өстендәге эшләргә ярдәм итәбез. Иң мөһиме – быел хаҗга баручыларга үзебезнең квотадан 150 урын биреп, бәяләрен дә түбән итәргә ярдәм иттек. Безгә хәзер Касыймдагы хан мәчетен кайтардылар. Кырымдагы хан мәчетен дә кайтару өстендә эш бара. Без бары тик рәхмәт кенә ишетәбез.
Быел бездә юбилейлар елы. Безнең дини оешма төзелгәнгә, Ислам көллияте ачылганга 20 ел була. Хәзер ул көллият дәүләт аккредитациясе алган Ислам университетына әверелде. Без быел 15 тапкыр Коръәни кәрим укучылары конкурсы уздырдык. Анда 40 илдән Коръән хафизлар, жюри әгъзалары килде. Без ул чараны 6000 кеше сыйдыра алган "Крокус сити холл" бинасында уздырдык.
Быел декабрь аенда Мәскәүдә зур халыкара Ислам форумы уздырырга җыенабыз. Әле шушы көннәрдә генә Пензада ике мәчет ачтык. Төзелеп ята торганнарга да ярдәм итәбез. Элегрәк бер генә мәчет тә булмаган Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинский шәһәрендә Җәмигъ мәчете ачылды август аенда.
– Равил хәзрәт, Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетенең төзелеше ничек бара? Әйтелгән вакытка – 2015 елга ачылырга тиеш дигән идегез? Ул вакытка өлгерә аласызмы?
– Мәчет төзелеше тәмамлану алдында. Алла боерса, 2015 елның Корбан гаетен шушы яңа мәчеттә уздырырбыз дип өметләнәбез. Ә инде тантаналы ачышын 2016 елның маена билегеләдек. Төзелеш, бизәлеш материаллары вакытыннан алдан килеп тора. Канададан тышкы бизәлеш мәрмәрләре дә килде инде. Бүгенге көндә мәчетнең зур көрбәсе, манаралар алтынга төрелде. Әле алар күренми, ябылган. Хәзер мөнбәр, михрабларга кирәкле бизәлешләр, витражлар Төркиядә эшләнеп ята. Шулай ук намаз залының келәмнәре дә әзерләнә.
Күптән түгел генә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәүнең төзелеш буенча урынбасары Марат Хөснуллин, безнең генераль спонсор Сөләймән Кәримов катнашында очрашу узды. Мәчетнең төзелешен тагын да тизләтергә кирәк диделәр. Хәзер инде ял, бәйрәм көннәрендә дә төзелештә эш кайный, туктап тормый.
Киләсе елда Түбән Новгород мәчетенең 100 еллыгы булачак. Әле Себердә, Чита шәһәрендә мәчет яңартыла, аларга да ярдәм итәбез. Менә Архангельскига сәфәргә чыгарга торам. Анда Рамазан аенда мәчетне яндырган иделәр. Менә шул мәчетне яңадан торгызу турында өлкәнең губернаторы белән очрашырга барабыз.
Эшләгән эшләр күп. Эшлиселәр тагы да күбрәк. Ярый әле вакытында бу мәчетнең төзелешен башладык дип сөенәм. Хәзер безгә бу урында, Мәскәүнең үзәгендә яңа мәчет эшләргә беркем дә рөхсәт бирмәс иде. Иске мәчет җимерелеп җиргә сеңәр иде, яңасы булмас иде. Иске мәчет биләгән урын 9 мең квадрат метр булса, безнең биләмәләр хәзер 19 мең квадрат метрны тәшкил итә. Алдагы көндә дә Хак тәгалә хәерле эшләр насыйп итсен.