Берләшкән гарәп әмирлекләре Финляндиянең Suomen Islam-seurakunta оешмасын террорчы оешмалар исемлегенә керткән. Әлеге оешмага татарлар нигез салганы әйтелә.
Финляндия татар мәхәлләсе җитәксесе Атик Али белән шул хакта сөйләштек.
– Атик әфәнде, интернетта Финляндия Ислам җәмәгатен террорчылар исемлегенә кертү һәм аны татарлар белән бәйләү хәбәренә берәр ачыклык кертеп китсәгез иде?
– Берләшкән гарәп әмирлекләре чыгарган исемлекнең оригиналы гарәпчә. Гарәп теленнән аны инглизчәгә тәрҗемә иткәннәр һәм инглиз телендә безнең исемне китереп чыгарганнар. Финляндия Ислам җәмәгате ул мондагы гомуми исем. Димәк алар ике оешманы бутаганнар. Безнең исемебез икенче бер оешманыкы белән байтак якын.
– Бу оешмага татарлар керә дип басым ясалган.
– Мин Финляндиянең дәүләт телевидениесенә әңгәмә бирдем һәм аны иң беренче итеп күрсәттеләр. Шулай ук газетларда да күп яздылар. Аларның барысында да татар оешмасы тероррчы була алмый, диелде. Димәк татар дип әйтү хәтта яхшы да бер яктан.
Шуны онытмаска кирәк, 1980 еллар башында Финляндиядә якынча мең мөселман яши һәм аның 800-900е татар иде. Бүгенге көндә монда якынча 60 мең мөселман бар һәм без инде азчылык булып калдык. Фин хөкүмәте безнең террорчы була алмавыбызны яхшы белә. Татарлар бу җәмгыятьне 1924 елда корганнар һәм бернинди проблем ясамыйча яшәгәннәр.
Безнең бит Финляндия Ислам җәмәгате бинасының бишенче катында шәһитләр, ягъни сугышта һәлак булган мәрхүмнәрнең диварга тоташтырып куйган Pro Finlandia дигән ташы бар. Аларның анда туган һәм вафат булган көннәре язылган. Телевизордан болар Финляндия өчен сугышкан бер халык дип күрсәттеләр. Татарларның дәрәҗәсе Финляндиядә югары һәм бөтенесе безнең террорчы була алмаганны яхшы аңлый.
Финляндия тышкы эшләр министры без сорамаган килеш үзе әңгәмә биреп татарлар террорчы түгел, диде. Һәм ул хәбәр бөтен Финляндия һәм Скандинавия илләренә таралды.
– Димәк Финляндиядә сезнеке кебек исемдәге тагын бер оешма бар?
– Әйе бар. Финляндиянең Абу Дабидагы илчесе белән без сөйләштек, һәм ул якын вакытта миңа шалтыратып барысын да аңлатырга тиеш.
– Ә бу икенче Финляндия ислам җәмәгате белән сез элемтәдә торасызмы?
– Бәйрәмнәр вакытында күрешәбез, аралашабыз, әмма даими эш алып бармыйбыз. Мисал өчен уразада сәхәр-ифтар вакытларын билгеләүдә киңәшләшәбез, ягъни шундый дини мәсьәләдә фикер алышабыз. Төрле илчелекләр безне кунакка чакыралар, шунда күрешәбез. Безнең алар белән проблемнар юк. Аларның саннары элек бик зур түгел иде. Һәрбер милләтнең үз ислам җәмгыяте бар. Гарәпләрнеке, төрекләрнеке, сомалиларныкы бар. Алар да безнең кебек милләт нигезендә эшли килеп чыга.
Без аларны да террорчы дип әйтә алмыйбыз. Алар турында да язылганнар дөрес түгел дип уйлыйбыз. Анда террорчылар булуы турында без ишеткән булыр идек һәм фин хөкүмәте дә аны белер иде. Финляндиядә биш миллион гына кеше яши һәм моны контрольдә тотарга җиңел.