Акмәчет утсыз калды
Your browser doesn’t support HTML5
Кырымда электр энергиясе кытлыгы күзәтелә. Узган төндә Акмәчет халкы шәһәр үзәгендә ут сүнүгә зарланды. 24 декабрьдә Кырымга Украинадан электр энергиясе килү ике сәгатькә тукталып торды. Украин рәсмиләре моны Кырымның электрны артык күп куллануы белән аңлатты.