Бакчасарай җитәкчелегенең эштән китүе коррупция сәбәпле булырга мөмкин

Бакчасарайдагы Хан сарае

Кырымның Татарстан белән хезмәттәшлектәге Бакчасарай районы җитәкчелегенең эштән китүе коррупция җәнҗалы белән бәйләнгән булырга мөмкин. Бух акта Крым.Реалиига ышанычлы чыганак белдергән.

"Шәһәр бюджетына өстәмә рәвештә 18 миллионга якын акча җибәрелгән булган. Әмма мэр Кутаев, аның урынбасары Даперко һәм шәһәр хакимияте башлыгы Гуляев кала проблемнарын чишәсе урынга баналь рәвештә бу акчаны "бүлешү" белән шөгыльләнде. Алар даими рәвештә бер-берсе белән бәхәсләште. Бу хәлләр югары җитәкчелеккә дә иреште һәм әлегә низаг җәмәгатьчелеккә таралганчы аларга вазифаларыннан китәргә куштылар", дип белдергән чыганак. Ул үзен атамауны үтенгән.

Шәһәр шурасының соңгы сессиясендә "Русия ветеранары фиркаләре"ннән депутат Сергей Марьинских рәис, Андрей Поздняков аның урынбасары итеп сайлана.

2015 елның 27 гыйнварында Бакчасарай шәһәр шурасы депутатлары шәһәр шурасы башлыгы Сергей Кутаев, аның урынбасары Олег Даперко һәм шәһәр хакимияте башлыгы Юрий Гуляевның үз теләкләре белән эштән китүен хуплады.

Кырым аннексияләнгәннән соң Татарстан Бакчасарай, Башкортстан Карасубазар (Белогорски) районы өчен җаваплы итеп билгеләнгән иде.