Казанда инвалид бала атасы ялгыз пикетта тора

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда канунсызлыкка каршы ялгыз пикет үтте

Инвалид баласының торак мәсәләсен хәл итә алмаган казанлы Юрий Никишин Кирмән янында ялгыз пикет уздырды. "Канунсызлыкны туктатыгыз" дигән шигар күтәргән ата кеше Татарстан хакимиятләреннән кануннарны үтәүне таләп итте.

Казанлы Юрий Никишин - тумыштан инвалид 2006 елгы Александр Никишинның әтисе. Александрда авыр дәрәҗәле балалар церебраль параличы. Русия федераль кануны нигезендә авыру бала торак белән тәэмин ителергә тиеш булса да, Александр Никишинга Казан түрәләре торак бирмәгән.

"Мин бу мәсәлә белән Татарстан тикшерү комитетына да, прокуратурага да, кеше хокуклары, бала хокуклары буенча вәкилгә дә, Русия президентының Татарстандагы вәкиленә дә, барча тиешле инстанцияләргә дә мөрәҗәгать иттем. Шулай ук Татарстан хөкүмәте аппаратыннан да, Казан башкарма хакимиятеннән дә проблемны чишергә ярдәм сорадым. Әмма барысыннан да минем мөрәҗәгатьне кире кактылар.

Соңгы юл буларак мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттем. Мәхкәмәнең беренче инстанциясендә мине яклаган һәм гаиләмә 90 кв2 торак тиешле дигән, карар чыкты. Ләкин бу карарга аппеляция бирелде. 26 февральдә бу эш Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралачак", дип белдерде ул.

Юрий Никишин Татарстан Югары мәхкәмәсеннән үзенә файдалы карар чыгачагына ышанмый.

"Чөнки беренчедән, Югары мәхкәмәгә кадәрге органнан чыккан бер карар бар бит инде. Икенчедән, мәхкәмәнең мондый проблемга карата моннан алда кабул иткән карарлары, ягъни прецеденты бар. Әмма бу илдә мәхкәмә карарлары үтәләчәк дигән мәҗбүрилек юк икән. Бу хакта миңа түрәләр әйтә.

Нәтиҗәдә минем инвалид баламның халыкара хокуклары бозыла. Мин шуңа күрә дә 2014 елның 20 октябреннән бирле баламның хокукларын яклап һәр көнне ялгыз пикетка чыгам. Моңа кадәр Ирек мәйданында басып тора идем, бүген менә анда торырга да рөхсәт бирмәделәр. Ни өчен Ирек мәйданында ялгыз пикет уздырырга ярамаганын миңа хәтта аңлатмадылар да", дип белдерде Юрий Никишин.