"Адмирал" янгыны урынында коткару эшләре дәвам итә
Your browser doesn’t support HTML5
Казанның "Адмирал" базарында 11 мартта чыккан янгында хәбәрсез югалучыларны эзләү эшләре 12 мартта да дәвам итте. Төнге сәгатьләрдә коткаручылар 15 яшьлек азербайҗан егетенең мәетен тапты. Хәбәрсез югалганнарның туганнары янгында үлүчеләр саны йөзләп булырга мөмкин дип белдерә.