Уфада Хизб ут-Тәхрир әгъзасы булуда гаепләнгән дүрт кеше хөкем ителде

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан башкаласы Уфага Мәскәү мәхкәмәсе килеп Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзасы булуда гаепләнгән дүрт кешегә – 33 яшьлек Евгений Кулагин, 27 яшьлек Рәсим Сатаев, 33 яшьлек Алексей Хамадиев, 38 яшьлек Айдар Гарифьяновка хөкем карары чыгарды. Аларны алты елдан алып җиде елга кадәр иректән мәхрүм итәләр. Тикшерү белдерүенчә, алар яшерен эшчәнлек алып барган. Хөкем ителгәннәр Хизб ут-Тәхрир әгъзалары булуларын һәм оешмага яңа кешеләр җәлеп итәргә теләүләрен дә тулысынча таныды.