"Татарстанда "Бердәм Русия" праймеризы – яшерен реклама"

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанда "Бердәм Русия" праймеризга әзерләнә

“Республикадагы сайлаулар һәм аңа кадәр узачак праймериз турындагы хәбәрләр ирексездән елмаерга мәҗбүр итә”, ди Азатлыкка сәясәт белгечләре. 21 апрель Казанда “Бердәм Русия” фиркасе вәкиле Римма Ратникова Татарстан президентын, җирле депутатларны сайлауның үзенчәлекле якларын аңлатырга тырышты.

Бу көнне “Татар-информ” агентлыгының матбугат очрашулары залында алма төшәрлек урын да юк иде. Әйтерсең, “Татмедиа” барлык мөхәррир-журналистларга Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстандагы сәяси шурасының сәркатип урынбасары Римма Ратникова белән очрашуга “чакыру” биргән. Барлык рәсми матбугат чаралары да монда җыелган иде. Хәтта Римма Ратникова да бу кадәр халыкны күрүгә гаҗәпләнеп куйды, тагын да гаҗәпләндергәне - Татарстан президенты сайлаувына бәйле сораулар булды. Әмма ул аларның күбесенә төгәл җавап бирә алмады, матбугат очрашуында “кирәкле мәгълүмат”лар гына әйтелде.

Татарстанда сайлау алды әзерлеге башланды

Ратникова белдергәнчә, 13 сентябрьдә республика халкы Татарстан президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайларга тиеш. Муниципаль бермәлекләргә депутатлар сайлау республиканың 38 шәһәр һәм 872 авыл җирлегендә, ике шәһәр округында (Казан һәм Чаллы) үтәчәк.

Өч ел элек сайлау вакытында “Бердәм Русия” үз фиркасе эчендә намзәтләрне ачыклау максатыннан дип эчке сайлау – праймериз уздыра башлаган иде.

“Бердәм Русия” – праймериз үткәрүче бердәнбер партия, башкалар әле бу алымны кулланмый. Праймериз - яңа исемнәр ачу һәм иң көчлеләрне билгеләүне күздә тотып уздырыла торган чара”, ди Римма Ратникова. Аның сүзләренчә, “Бердәм Русия” эчендәге праймериз вакытында 38 меңләп сайлап алучы (дәүләт фиркасе вәкилләре, алар белән дус оешмалар) һәм партиядәге 12 мең намзәт арасыннан үзидарә органнарына сайлауда катнашу өчен кешеләр сайланачак. Барлыгы 900дән артык сайлау мәйданчыгы эшләячәк.

Татарстан халкы соңгы ун елда беренче президентын сайлый

Журналистларның иң күп сораулары Татарстан президентын сайлау турында булды. Дәүләт шурасы рәисе урынбасары аларга матур җаваплар табарга тырышты.

“Быел узачак сайлаулар аеруча үзенчәлекле. Чөнки соңгы ун ел эчендә Татарстан президентының турыдан-туры сайланганы юк иде. Әлеге сайлауларның ачык узуы өчен тырышачакбыз. Шунысы мөһим: Татарстан президенты вазифасына праймериз шулай ук яңа форматта уздырылачак. Күптән түгел “Бердәм Русия” партиясенең төбәк сәяси шурасы бу эшчәнлектә киң җәмәгатьчелеккә таянып эш итү карарын кабул итте. Әлеге тәкъдимне исә “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенең координацион шурасы керткән иде”, диде ул. Римма ханымның сүзләреннән аңлашылганча, президентлыкка намзәтләрне билгеләү “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенә тапшырылган. Ул быелның 13 апрелендә оешкан һәм аның составына 40тан артык оешма кергән.

Рөстәм Миңнехановтан тыш президент урыны өчен тагын кемнәр көч сынашачак, “Президент белән бергә” хәрәкәтендә кемнәр, нинди билгеле шәхесләр бар, президент исеме киләсе елга сакланырмы – бу сораулар яңгыраса да аларга җавап булмады.

“Праймериз яшәрен реклама һәм сәяси активлык иммитациясе”

Татарстандагы бер төркем сәясәт белгечләре сайлау алды хәбәрләренә, праймеризга елмаеп карый. Моны алар “Бердәм Русия”гә яшерен реклама, сайлау алды компаниясенең башлануы дип кабул итә. Һәрхәлдә әле рәсми рәвештә бу хакта игълан ителмәде.

Руслан Айсин

“Бердәм Русия” праймериз дигән әйберне берничә ел куллана. Чыннан да, төп максаты – яшерен реклама, тавыш күтәрү, җәмәгатьчелек тарафыннан игътибар җәлеп итү. Күрәсең, соңгы арада сәяси яктан активлык арта бара, моның сәбәбе – Украина белән барган сугыш, шул ук вакытта илдә барган процессларга, эчке сәясәткә кеше битараф булып кала. Ул парадоксаль әйбер. Халык күбрәк АКШ, Европа, Украина белән булган мөнәсәбәтләргә күбрәк игътибар бирә. Шуңа күрә хакимият праймериз кебек механизмнарны куллана. Сер түгел, аларның кандидатлары халыкта популяр түгел, ул да парадокс булып күренә: патшаның рейтингы югары, төшәргә җыенмый да кебек, ә җирле хакимиятнең рейтингы түбән, “Бердәм Русия”не әйтәсе дә юк - аны халык яратып бетерми. Әмма хакимият аны алып ташларга әзер түгел, ул бит аның бер терәге булып тора”, ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов та “Бердәм Русия”нең праймеризын PR-проект дип атый.

Айрат Фәйзрахманов

“Кайдадыр ул дөрестән дә, “Бердәм Русия” фиркасенә кергән активистларны сайлауларга чыгарырга булышучы механизм. Кайсыбер очракта ул формализмга әйләнә. Алай да, сөйли алмаган депутатларны сөйләштерүче бер тренажер булып тора. Әлбәттә, дәүләттәге сәяси фиркаләр кебек үк ул – PR-проект. Рәсми матбугат чаралары “Бердәм Русия”не яраткан шартларда бу әле яшерен реклама да”, ди Айрат Фәйзрахманов.

Билгеле блогер Тимур Тимуршин безнең сорауга иң элек җавапсыз калды, чөнки ул да Татарстан депутатларының сайлау алды эшләрен, праймеризларны җитди кабул итми икән.

“Татарстандагы “Бердәм Русия” праймеризы ритуаль характерга ия. Чынбарлыкта аның намзәтләр сайлау процессына бернинди катнашы юк. Чиста формаль күренеш, ул бары тик бер максат белән эшләнелә – республикадагы сәяси активлыкның имитациясе, юкны бар итеп күрсәтү”, ди Тимур Тимуршин.

Татарстанга "Бердәм Русия" праймеризы кирәкми

Артур Хаҗиев

Икенче бер яшь сәясәт белгече, "Европалы Татарстан" блогының баш мөхәррире Артур Хаҗиев, Татарстан президенты кем булачагы билгеле, аңа эчке сайлау оештыру гомумән кирәкме икән, ди. Ул күбрәк җирле үзидарәгә депутатлар сайлауга игътибарын юнәлткән. Президентлык праймеризына килгәндә, сез бит беләсез кемнең анда җиңәчәген. Барысы да белә.

Гомумән, праймериз – алга киткән партия системында бик мөһим һәм файдалы демократик күренеш (процедура). Әмма ул файдалы барсын өчен аның реаль булуы кирәк. Тәләсә кайсы бистә, районны әйтегез һәм мин сезгә анда “Бердәм Русия” праймеризында, соңыннан җирле үзидарә сайлавында кем җиңәсен әйтеп бирә алам. Ул – мәктәпнең мөдир урынбасары (завуч). Бүгенге шартларда праймериз җитди мәгънәгә ия түгел.

Татарстанга “Бердәм Русия”нең җирле праймеризлары түгел, республикага көндәшкә сәләтле чын муниципаль сәясәт кирәк”, ди Артур Хаҗиев.