Уфа халыкара һава аланының яңа терминалы ачылды
Your browser doesn’t support HTML5
Яңа терминал ачуда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең транспорт министрлары катнашты. Русия транспорт министры Максим Соколов яңа терминал һәм яңа инфраструктура Уфа белән бәйләнешле йөк ташуларның артуына өметләнүен белдерде. Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, киләсе елдан Уфа һава аланында эчке очышлар терминалын төзү башлана һәм ул сәгатенә 2,5 мең юлчыны хезмәтләндерә алачак.