Казанда төзекләндерелгән Ленин музее ачылды
Your browser doesn’t support HTML5
Казанда Руссия коммунистлар фиркасе җитәкчесе Геннадий Зюганов төзекләндерелгән Ленин музее ачылышында катнашты. Владимир Ульянов-Ленин бу ике катлы агач йортта 1887 елда 17 яшендә 9 ай яшәгән. Музейга 1937 елда нигез салынган. Төзекләндерүгә 63 миллион сум бюджет акчасы бирелгән.