Русия чокыр казуны канунсыз хәрби техниканы Донбасска кертмәү өчен эшләнде дип аңлата.
Ростов өлкәсендә Русия-Украина чигендә Русия хәрбиләре 100 чакрымлы чокыр казып 40та артык чакрымга койма тоткан. “Российская газета” хәбәр итүенчә, бу “канунсыз корал әйләнешен” туктату һәм төбәктә тотрыклык урнаштыру өчен эшләнгән.
ФСБның Ростов өлкәсе идарәсендә хәбәр итүләренчә, чик сакчылары ел башыннан чиктән корал алып чыгуның 60 очрагын булдырмый калган. Канунсыз әйләнештән алты меңгә якын корал, 200дән артык гранат, 100 ядрә алынган.
Украина хәрбиләре 2014 елда Русия белән чиктә ике мең чакрымлы саклану корылмасын булдырырга карар кылды. “Дивар” дип аталган проектның бәясе 250 миллион долларга исәпләнә. Төзелешнең максаты – Русиядәге хәрби техниканы Донбасска сепаратистлар контролендә булган җиргә кертүне туктату, дип аңлатты Киев.