2018 елдагы Дөнья футбол чемпионаты уеннары шулай ук Казанда да узачак.
Халыкара футбол федерациясе (FIFA) югары түрәләре кулга алынуга карамастан, 2018 һәм 2022 елгы дөнья чемпионатлары барыбер Русия һәм Катарда узачак. Бу хакта ФИФАның матбугат сәркатибе Вальтер де Грегорио белдерде.
Швейцария юстиция министрлыгы Русия һәм Катарны футбол чемпионатын уздыру илләре буларак сайлануга карата җинаять эше ачкан. Алар коррупциядә шикләнелә. Швейцария баш прокуратурасы ФИФАның штаб-фатирыннан барлык электрон документлар алынуын әйтте.
29 майда FIFAның яңа президентын сайлау булачак. Федерациянең хәзерге президенты Йозеф Блаттер инде бишенче тапкыр үз вазифасында калмакчы. Кулга алынучылар арасында ул юк.