Сингапур шәһәрендә Татарстан районнары башлыклары өчен стажировка оештырылган. «Татар-информ» хәбәр итүенчә, вәкиллекне Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкли.
Сингапур белән кадрлар әзерләү өлкәсендә ныклы хезмәттәшлек Татарстанның Стратегия-2030 програмын этаплап гамәлгә ашыруга керешү белән бәйле, аның нәтиҗәсендә, республика глобаль көндәшлеккә сәләтле үсеш мохите булырга тиеш.
Сингапур кадрлар әзерләү өлкәсендә - иң яхшыларның берсе, дип бәяли белгечләр.
Сәфәр кысаларында “Инвестицияләр җәлеп итү һәм Сингапур тәҗрибәсе”, “Сингапур хөкүмәте структурасына практик караш, дәүләт белән идарә итү принциплары”, “Сингапур – ул бердәм һәм ныклы җәмгыять”, “Сингапурның торак сәясәте”, “Сингапур дәүләт хезмәтенең кадрлар сәясәте”, “Сингапурның бюджет сәясәте белән таныштыру”, “Дәүләт секторында проектлар белән идарә итү” темаларына багышланган гамәли дәресләр кертелгән, дип белдерә Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы.
Инде берничә ел Татарстаннар Сингапурга барып андагы идарә итү, мәгариф, икътисад тармакларын өйрәнә. Моңа кадәр Сингапурда инде Татарстан президенты, депутатлары, укытучылар булып кайткан иде.