Муса Бигиев оныгы: "Бабамның Русиядән качуы гаиләсен саклап калган"

Муса Бигиев архивыннан

Казанда Ислам мәдәнияте музеенда танылган татар галиме Муса Бигиев һәм аның гаиләсе белән бәйле фотоларны тәкъдим итү чарасы узды. Моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән бу сурәтләрне музейга галимнең Уфада яшәүче оныгы Алия Янгирова бүләк итте.

Алия ханым музейга кырыкка якын оригинал фотографияләр, хатлар, открыткалар тапшырды. Алар барысы да Муса Бигиевның үз кулы белән имзаланган. Шулар арасында өч мәшһүр нәсел – Бигиевлар, Камаловлар һәм Акчуриннарның гаилә фотолары.

"Бу коллекция өйдә, альбомда гына ята һәм аны дусларыбыз, якыннарыбыз, туганнарыбыз гына күрә ала иде. Чынлыкта, бу сурәтләрне барлык кызыксынган кешеләр дә карый алса, яхшы булыр иде. Карау гына түгел, бу истәлекле фотолар фәнни яктан файда да китерә алыр иде. Безнең нәсел китә, кемгә калдырыйк боларны? Оныкларга, яшьләргә кызык түгел. Әлмира Таһирҗановадан кала (Бигиев оныгының хатыны), моның белән кызыксынучы кешеләр юк. Барысы да – төгәл фәннәр өлкәсендә эшләүчеләр", дип сөйләде Алия ханым.

Муса Бигиевның оныгы Алия Янгирова (с) Зилә Вәлиева белән

“Казан кирмәне” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева бу бүләкне кабул иткәндә мондый хәзинәнең зур кыйммәткә ия булуын һәм мондый бүләкнең сирәк очравын билгеләп үтте. “Бу бик зур бүләк. Аны галимнең варислары тапшыруы да аерым әһәмияткә ия”, диде ул.

Алия Янгирова бабасы турында истәлекләре белән уртаклашты. “Муса Бигиев бик үзенчәлекле кеше булган. Бөтен гомерен үз эшенә, иҗтимагый хезмәткә багышлаган. Бүгенге тел белән әйткәндә, аны дөнья кешесе диеп атарлар иде. Бер яктан караганда, гаилә аның өчен арткырак планда булган кебек тоелыр. Икенче яктан, ул күченеп китмәгән булса, Русияне ташлап чыкмаган булса, аның гаиләсе сакланып кала алыр иде микән? Аның үз гомере турында әйткән дә юк инде. Минемчә, бу дөрес адым булган. Гаиләсен ул бик яраткан, бергә була алмаганлыктан, бик кайгырган. Аның илдән китүе гаиләсен саклап калган. Ул үзе дә тулысынча ачыла алган – иҗтимагый эшмәкәр буларак та, галим буларак та.

Муса Бигиев документлары

Әбиебез дә гадәти кеше булмаган. Ул Чистайда, мулла гаиләсендә үскән. Чын хатын-кыз, әни булган. Көндәлекләреннән күренгәнчә, ирен һәм балаларын бик яраткан. Сигез баласыннан алтысы исән калып, шуларның дүртесеннән сигез онык туган. Ире илдән киткәч авыр хәлдә калуына карамастан – репрессияләр, сөргенгә сөрү, аннары сугыш – барлык балаларына да яхшы тәрбия һәм белем бирә алган, алар барысы да үз өлкәләрендә югары дәрәҗәле профессионаллар булган.

Тик Бигиевларның ирләр ягыннан нәселе өзелеп калган – олы уллары ачыкланмаган шартларда 1942 елда Мәскәүдә үлеп калган, икенче уллары сугышта хәбәрсез югалган. Нәселдә бары хатын-кызлар гына.

Әсма Бигиеваның (Камалова) апа-сеңелләре

Әбиемнең зур казанышы – шул кыен тормышта да Бигиев архивын саклап кала алуы. Фотолар, кулъязмалар, шәхси әйберләре. Архивның төп өлеше аның олы кызында, Петербур шәһәрендә калган. Бездә сакланганнарын ышанычлы урынга бирергә булдык. Бу ядкәрьләр кешеләргә файда китерсен иде.

Бигиев чит илгә киткәннән соң, гаиләсен Петербургтан куганнар. Әбием башта олы кызы белән Ярославльдә яшәгән, аннары каядыр Кострома тирәсендә авылда. Минем әти-әниемне соңгы чиратта куганнар, сугыш башланыр алдыннан гына. Алар кая барырга белмичә озак уйлаганнан соң, Уфага кайтканнар, чөнки анда туганнары булган. Соңрак әбекәйне һәм аның олы кызын үз яннарына алганнар”, - дип сөйли Алия ханым.

1930 елда эмиграциядән соң, Бигиев хатыны һәм балаларын бүтән бер тапкыр да күрә алмый. Бигиев Мисыр башкаласы Каһирәдә җирләнгән, Әсма ханым – Уфада иске татар зиратында. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Әсма Бигиева ятагы баш очында ире – Муса Бигиевның фотосы эленеп торган.